Армиядән юлланган хаттан башланган тормыш
Олы Мәңгәр авылында 56 ел бергә гомер иткән Фәриха һәм Илдар Хисмәтуллиннар гаиләсе.
Гаилә... Төрлебездә төрле ул. Әмма гомер буе тырыш хезмәт белән көн күргән, гомер көзләрен узып, кышларга парлап кергән тату гаиләләр бары тик соклану тудыра.
Шундыйларның берсе – Фәриха һәм Илдар Хисмәтуллиннар гаиләсе. Чын мәгънәсендә ныклы, төпле бу гаилә оешканга да 56 ел була икән инде.
Фәриха апа – Күңгәр авылында туган, соңрак гаиләләре Югары Шашы авылына күченә. Дусым егете Илдарга уңган кызның адресын армиядә бергә хезмәт иткән авылдашы бирә.
Өч ел буена ике арада җылы хатлар йөри. Әмма егет армиядән кайткач та тиз генә очраша алмыйлар әле яшьләр. “Тол хатын балалары идек шул без, әни безне бер йодрыкка йомарлап үстерде”, – ди ул вакытларны искә алып Фәриха апа. Егетне Чишмәле Сап авылына клуб мөдире итеп җибәрәләр. Бер ел анда эшләгәннән соң, Дусым хуҗалыгында осеменатор, хисапчы булып эшли ул. Әнә шул вакытта гына очрашып, гаилә кора яшьләр. Бер-бер артлы ике уллары – Илсур, Илнур туа.
Илдар абый колхозда эшләү белән беррәттән авыл хуҗалыгы техникумында да зоотехниклыкка укый. Укып бетергәннән соң, Алабуга якларына билгелиләр аны. Әмма ул чактагы “Чулпан” колхозына зоотехник кирәк була. Наил Сабиров исә эшли белгән, тырыш егетләрне үзеннән ерак җибәрәме соң?! Шулай итеп 1971 елда гаилә Олы Мәңгәргә күчеп килә. Кече уллары Фәрит биредә, 1978 елда туа.
Әнә шул көннән 25 ел зоотехник булып эшли Илдар Хисмәтуллин. Экономист та булырга туры килә аңа. Соңгы елларда хуҗалыкның ревизия комиссиясен җитәкли. 79 яшенә кадәр хуҗалыкта хезмәт итә. Авыл мәчетенең имамы да булып торды Илдар абый.
Фәриха апа да гомер буе колхоз эшендә – бригадта эшли. Бозаулыйсы таналар да карый, бәрәңге, чөгендереннән дә калмый.
Олы уллары ветеринария институтын тәмамлап, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши.
Илнур белән Фәритләре мәктәптән соң, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, “Мәңгәр” хуҗалыгында эшлиләр. Илнурның гаиләсе түгәрәк, тормыш иптәше Айгөл белән өч бала үстереп яталар, йорт – җирләре дә бик яхшыдан. Ул – әфган сугышы ветераны да әле. Ул вакытларны Фәриха апа күз яшьләре белән, “Анда икәнен белгән булсам, мин үлгән булыр идем”, – ди. Армиядән кайткан улын капка төбенә каршыларга чыккач кына, күкрәгендәге билгесеннән генә белә әни кеше.
“Ничә еллар буе тату яшәү сере нидә?” – дип сорыйм Фәриха ападан. “Без көне буе эштә булдык, беребез кайтса, икенчебез чыгып китте. Хәзер дә һәркайсыбыз үз эше белән мәшгуль, бабай яшелчәләр белән мәш килсә, мин – бозаулар янында”, – ди ул елмаеп. Сәламәтлек һәм тигезлектән аермасын аларны.
15 май – Гаилә көне. Әлеге көн үзенең тамырлары белән 1989 елга килеп тоташа. Бу вакытта ук инде әлеге көнне булдыруның беренче омтылышлары булган. Бу инициативаны дөнья җәмәгатьчелеге хуплады һәм гаилә проблемаларына җитди карады. 1994 елдан 15е - Халыкара Гаилә көне дип игълан ителде. Шул ук вакытта проблемаларны хәл итүгә БМО Ассамблеясы да кушылды. Оешма дөньяда календарьның яңа Кызыл көне – Гаилә көне барлыкка килү турында резолюция кабул итте, ул ел саен билгеләп үтелергә тиеш. Бу көн гаиләнең актуаль проблемаларына багышланып үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев