Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

"Елыйбыз, көләбез, үсәбез, өйрәнәбез, яшибез, гөрлибез..." - кемнәр дип уйлыйсыз

Әлбәттә, балалар бакчалары турында бара сүз. Бүген районыбыз балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Ул беренче тапкыр 2004 елда билгеләп үтелә

Иң авыр, шул ук вакытта иң рәхәт, иң бәхетле, иң яшь һөнәр ияләренең бәйрәме бүген.  Чөнки алар явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресләре бирүчеләр.

Никадәр авыр хезмәт икәнлеген әйтеп аңлатып та булмас. Көн дәвамында дистәләгән баланы юатырга, җайларга, көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк.
Районыбызда 13 балалар бакчасы, 1 мәктәп-бакча бар. 

Район үзәгендә  ике балалар бакчасы эшли. 

- Ике бакчага бергә 211 бала йөри. Аларга 52 кеше хезмәт күрсәтә. 24 е - педагоглар, 18е- тәрбиячеләр. Мәш килеп, Көз бәйрәме үткәрергә әзерләнәбез. Әле 4 октябрьгә татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү турында уйлыйбыз. Ике яңа группаны туплап бетердек, илледән артык бала , ияләнеп киләләр. Елыйбыз, көләбез, үсәбез, өйрәнәбез, яшибез, гөрлибез...- ди Олы Әтнәнең "Кояшкай"балалар бакчасы җитәкчесе Әлфия Исламова.  

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле тәрбиячеләр. Сәламәт булыгыз. 

Фотоны https://vk.com/id251580915 балалар бакчасы альбомыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев