Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Фәридә белән Хәмитнең бүген туган көннәре

"Әтнә таңы" газетасында бүген бәйрәм.

Коллективның асыл кызы Фәридә Филатова белән асыл егете Хәмит Бадиковның туган көннәре.

Кадерле хезмәттәшләребез!

Ихлас күңелдән туган көннәрегез белән котлыйбыз сезне. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Бервакытта да йөзләрегездән елмаю китмәсен. Бүгенгедәй киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз.Гаиләләрегездә иминлек булсын.  Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын.

Җәйнең матур көннәрендә
Сез дөньяга килгәнсез.
Якыннарыгызга
Сөенеч китергәнсез.
Яшәгез сез мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортларыгызга кайгылар килмәсен,
Гәрләп торсын һәрчак өйләрегез.
Балкып торсын һәрчак йөзләрегез,.
Ямьләндереп күңел күгегезне.
Ихтирам белән "Әтнә таңы" коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев