Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Фәйзи аганың онытылмас бәясе

“Әтнә таңы”на моннан да югары бәя бирүчене минем әле ишеткәнем юк. Дөрес, азрак кызарырга да туры килде.

     Район газетасының дәрәҗәсе республика басмалары янәшәсендә түбәнрәк йөри, анда эшләүче журналистларга да түбәнсетеп карау гадәте бар.

Җитәкчеләренең дә, башкала журналистларының да кырын карашын байтак күрдек. Шулай тиештер күрәсең, статусы түбәнрәк, дип килешкәләп тә куйган вакытлар булды. Менә шушы ризасызлыкны Әтнәнең аксакалы чәлпәрәмә китерде.

Сәнгать мәктәбенең актлар залында мәртәбәле зат, сугыш инвалиды, миллионер колхоз “Искра”ны илле елдан артык җитәкләгән, авылларда газны ишетеп кенә белгән вакытта хуҗалыкка бушлай газ керттергән олы затка сораулар мулдан ява. Хөрмәт-ихтирам чиксез. Язучылар Союзы члены, дистәгә якын китап авторы да әле ул.

“Үзегезгә бирелгән иң истә калган бәя нинди?” – шундыйрак  сорау бирделәр Фәйзи агага. Бәлки сүзләрен азрак бутаганмындыр.  Фәйзи Әхмәт улы бер мәл тын торды да, сүз башлады.

  • Мине мактамаган кеше калмады. Мәскәү трибуналарыннан да ишеттем олы бәяне. Мине язмаган газет-журнал да калмады. Тик... мин үзем яшәгән районның газетасына менә алмадым. Район газетасы гына минем хакта язмады. Әхәт кушмыйдыр инде...- диде дә, авыр сулап  туктап калды.

    Мин залда эсселе-суыклы булып утырам. Өстемә бозлы су сипкәндәй булды, аның кайнарлыгы әле дә истә. Тамаша залы зур, кеше белән тулган. Дәшми кала да алыр идем, тик хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының  исеме телгә керде.  Ә ул безгә тулы ирек бирде. Күзәтте, укыды, ялгышларыбыз булса, чакырып аңлатты. Тәнкыйтьне туктатмаска кушты. “Язмагыз”, дип,  бер генә дә әйткәне булмады. Киресенчә, “Сеңелем, ник тәнкыйть мәкаләләрен туктаттың?”, - дип сорый иде.  Мин торып бастым да “Фәйзи ага, бу алай түгел, Габделәхәт Гыйлемхан  улының бер катнашы да юк”,- дидем.

  • Алайса, ник минем турында язмыйсың соң?- дип сорады  Фәйзи ага.
  • Куркам. Сезнең югарылыкны, сезнең бөеклекне ачып бирә алмам  дип куркам, Фәйзи абый, - дидем дә туктап калдым. Чынлап та шулай иде бу.

Фәйзи абый дәшми торды да, “Ә син язып кара!” – диде. Шундый итеп әйтте ул аны. Ул җөмләдә безгә булган хөрмәт тә, үпкә дә, ышаныч та, өмет тә, үзгә аңлатып булмый торган җылылык та бар иде.

Курка-курка Фәйзи аганы язарга тотындым. Очраштык, сөйләштек, бер кочак фотога төшердем, Фәйзи аганың архивында утыру өчен генә дә бер гомер җитмәс. Гадел кеше ул, бөек кеше. Авылда соңгы колхозчы йорт салып чыкмыйча үзенә йорт салмаган хуҗалык рәисе.

Яздым. Ул язманы “Әтнә таңы” гына түгел,  “Халкым минем” дә, республика газеталары да басты. Фәйзи Әхмәт улының юбилеена мин әнә шул мәкалә басылган газетаны күтәреп бардым. Ә өйдә нинди генә бүләк юк. Минтимер Шәймиевтән башлап, авыл кешеләренеке тезелеп киткән. Ә мин газета күтәреп барганыма оялып кына Фәйзи абыйга шул мәкаләмне суздым. Аның янәшәсендә Наил абый Сабиров та бар. Фәйзи ага әкренләп кенә газетаны ачты, күзлеген алып, өстән генә күз йөртеп чыкты. Күңеле дә нечкәреп алды. Газетаны күтәрде дә: “Менә бу бүләк! Менә бу мин ничә ел көткән бүләк! Сиңа да күрергә насыйп булсын,- дип,  Наил Закир улына күрсәтте. Аннан соң: “Туган җиреңдә бәяңне белмәсәләр, туган җиреңдә олыламасалар, башкаларның зурлавы берни түгел ул”, - дип,  күзлеген салды. Азрак газетага карап торды да, “Рәхмәт, сеңелем, минем моннан да кадерле бүләк алганым булмады. Булмас та. Бу – минем өчен иң зур бәя. Район халкының бәясе”, - дип,  аркамнан сөйде.

   Мин Фәйзи аганың өеннән күз яшьләремне сөртеп чыктым. Бу олы затның ихлас сүзләре минем дөньяга булган карашымны гына түгел, район газетасына булган мөнәсәбәтемне дә үзгәртте. Республика газеталарына эшкә чакырганда да, мин үзебез оештырган бу газетаны ташлап китә алмадым.

Замананың төрле мәшәкате чыгып торды, гаепләве дә, рәхмәте дә, бүләкләре дә дә күп булды. Тик Фәйзи ага кебек зурлап, “Әтнә таңы”на бәя бирүчене мин әле очратмадым. Гомеребез булып, бу мөхтәрәм зат белән горурланып, озак яшәргә, эшләргә насыйп булсын дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев