Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Гашыйклар көне

Гашыйклар өчен көн дә бәйрәм булса да, 14 февраль җиткәч, фикерләр бүленә. Кемдер бәйрәм итеп билгеләп үтә, ә кемдер безнең бәйрәм түгел, ди.

Гашыйклар көнен икенче төрле Изге Вәли көне дип тә атыйлар. Бу көн -   «валентинкалар» көне, кочак-кочак открыткалар күтәреп йөргәләр балалар кызыктырып та куя. 

     Рим императоры Клавдий II  указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу - хәрам эш санала.

Валентинга ( гади табиб ) императорның мондый законы  ошамый һәм ул  башкалардан яшереп кенә яраткан йөрәкләрне очраштырып тора. Валентинның бу эшен  император тиз белә. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп ятканда яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлиягә  гашыйк була.

Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» - кәгазъ бите калдыра. Ахырына «Синең Валентин» дип тә өстәп куя.  Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне 286нчы елда башкарыла.

Бәгырьне кузгата торган риваять.  әлеге бәйрәмнең төрле тарихын бәян итүчеләр күп. Башкаларына тукталасы килми. Яратып яшик, яратканнан, бер-береңә мәхәббәт аңлатканнан кемгә ззыян...

Гашыйклар! Бәйрәм белән сезне. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев