Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Ике журналист туган көн бүген - котлыйбыз!

Бүген бездә бәйрәм, редакциянең ике журналисты - Фәридә Филатова, Хәмит Бадиков туган көн.

     Хөрмәтле хезмәттәшләребез!

Сезгә  гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә! Гаилә, балалар, оныклар бәхете телибез.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез  сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмегезнең матур  хатирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Барыбыз да бергә  җыелып.

"Әтнә таңы" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев