Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Илфат җырлады, өлкәннәр биеде - фоторепортаж

Өлкәннәр бәйрәме дәвам итә.

Күшәр мәктәбе ашханәсендә бүген өлкәннәр бәйрәм итте.

Бәйрәм Күңгәр авыл җирлеге һәм Күшәр хуҗалыгының матди ярдәме белән оештырылды. Аны әзерләүгә мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, мәктәп укучыларының көче керде. 

Бәйрәмне китапханәче Гөлүсә Галимҗанова алып барды. Өлкәннәр мәктәп укучылары чыгышын, Яңа Әтнә җырчысы Илфат Галимҗановның җырлаганын тыңладылар. Шигырьләр укыдылар, үзләре дә җырлап-биеп күңел ачтылар. 

- Бик матур кичә оештыргансыз, бик зур рәхмәт. Алдагы елдагысын да күрергә насыйп булсын дип таралыштылар. 

Бу яңалыкны Күшәрдә яшәүче хәбәрчебез Гөлүсә Галимҗанова хәбәр итте. Фотоларны да ул җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев