Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Ир-атка игътибар кирәк

Урамда дөп-дөп килгән тавышны ишетмәдегезме? Нинди тавыш икән дип аптырыйсыздыр. Ир-атларның йөрәк тавышы ул: тиздән аларның бәйрәме, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне җитә.

Әлбәттә, күңелгә бик якын, аеруча хатын-кыз котласа иңбашларына канатлар чыгардай матур бәйрәм шул ул. Шуңа да бәйрәм хакында хатынкызлар фикерен ишетергә булдык, аларның фикере һәрчак кызыклы.

Гөлия Мөхәммәтшина, Олы Әтнә урта мәктәбе директоры:

– Ихлас йөрәктән көтеп алган бәйрәм ул. Ватаныбызны саклаган һәм саклаячак ир-атларыбыз бәйрәме – минем өчен иң якын көннәрнең берсе. Якыннарымны һәрвакыт котлыйм. Инде бүләкләрем әзер, әмма әлегә әйтмим, сер булып калсын. Мәктәптә дә электән килгән гадәт буенча кызлар егетләрне бәйрәм белән котлыйлар. Кыскасы, көтеп алган бәйрәм ул!

Гөлнар Гарифуллина, Яңа Әтнә авылы:

– Якынлашучы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән ир-егетләрне ихлас котлыйм. Һәр йортта, һәр җирдә бу көнне бәйрәм итү тиеш дип саныйм. Әле ир-ат кадерлеләремә бүләкләрем әзер түгел, әмма 5-6 якынымны бәйрәм белән котларга планлаштырам. Гомумән алсак, Ватанны саклаучылар көнен билгеләүне бик мөһим дип исәплим. Рәхмәт, саклаучыларыбыз бар, югыйсә, без, хатын-кызлар да булмас идек.

Рәзинә Заһидуллина, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты:

– Нинди бәйрәм бар – барысын да гаилә белән уздырабыз.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев