Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Күңел тула икән ул!.. - Рәхмәт, "Әтнә таңы"!

Менә ничәнче көн инде Сезнең котлауларны укыйм...

Укыйм да, сокланам! Гаҗәпләнәм! Горурланам! Сүзләрне кайлардан табып бетердегез икән... Күңел җылыгыз бәгырьнең әллә кай төшләрен селкетте, кузгатты...

Үткәнгә, яшьлеккә кайтарды. Бер гаилә кебек яши алганбыз, гомер Сезнең белән үткән. Гаиләдән, туганнардан да якын булган вакытларыгыз да бик күп булган. Авырлыклар килгәндә дә Сезгә таянганмын. Иңнәрегез нык, киңәшләрегез төпле Сезнең...

Бүгенге бәйрәмем дә Сездән, Сезнең күңел җылысыннан башланды. Сезнең котлауларыгыз җаныма, күңелемә үтте. Һәркайсыгызның күңелемдә үз урыны бар! Сәламәт булыйк.

Берегезгә дә бу тормышта авырлык килмәсен, гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы, игелеге насыйп булсын!

Фәридә Филатова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев