Хәмит Галимҗанов, – газета турында
Районыбыз оешып, аның үз газетасы чыга башлагач, мин зур горурлык хисләре кичердем.
Районда ниләр булган, яңалыклар – бер сүз белән район тормышы яктыртыла анда. Газетаның беренче адымнарын да яхшы хәтерлим. Техникумда бер бүлмә бирелде. Күршеләр буларак без дә, гел булышырга тырыштык.
Ул чакта газетаны басу өчен Арчага илтәләр иде. Газетага темалар тәкъдим иткән вакытлар да булды. Газета хезмәткәрләре үзләре дә һәрчак ярдәмгә әзер булдылар. Күп еллар техникумның кабул итү комиссиясе рәисе буларак та әйтәм моны.
Укырга студентларны тартуда, шул ук вакытта агитация-пропаганда буенча бик мөһим эш башкардык бергәләп. Газетаның беренче редакторы Марс Шиһапов безнең өчен зур таяныч булды.
Әнә шул көннәрдән бирле бер генә ел да газетаны алдырмый калган юк. Гаиләдә газета беренче кемнең кулына эләгә – шул иң бәхетле. Аны укып бетермичә берәүгә дә бирде юк. Аның белән һәркайсыбыз танышып чыккач, үзара фикерләшеп тә алабыз. Шәхсән үземнең газетаның электрон вариантларына бик исем китми. Ә менә Казанда яшәгән абыем аны электрон вариантта укый һәм әле газета кулга кергәнче, яңалыкларны шалтыратып әйтергә дә мөмкин.
Газетаның бүгенге язмышы безнең һәркайсыбызда борчу тудыра. Почтальоннар җитмәү үзәкне өзә.
Газетаны чын күңелдән туган көне белән котлыйм! Бик зур рәхмәт Сезгә! Сәламәтлек белән яшәргә язсын.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев