Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Күлле Кименең гашыйклары

Менә болай да бәйрәм итеп була.

    14 нче февраль Гашыйклар көне уңаеннан без авылыбызнын матур, тату гаилзләрендэ кунакта булдык.
Сәмигуллин Наил абый Нурия апа авылыбызда иң тату, иң матур парларнын берсе. Наил абый курше Бактачы авылында 1955 нче елда туа, Нурия апа 1958 елда Кимедә дөньяга аваз сала. Алар 42 ел бергә матур гомер итәләр. Уңган булган 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 6 оныкка әби белән бабай алар. Танышу тарихларын безнең белән дә уртаклашырга булдылар.

 

Авылыбызнын тыйнак, уңган гаиләләренең тагын  берсе Каюмов Равил, Кадрия апа. Бергә гомер итүләренә 45 ел була. 1975 елда кичен  мәҗлестә танышалар, озак та тормый шул елны кавышалар да. "Кыңгыраулы атлар белән тарантаска утыртып алып кайттылар", -  дип искә ала Кадрия апа.

Өлкәннәр белэн 4 ел яшиләр, аннан башка чыгалар,  2 бала тәрбияләп үстерәлэр, кадерле әби белән бабай да алар.

Үрнәк гаиләләрнен  чираттагысы Хәкимов Гомәр, Нурсөя апа. Иңне -иңгә куеп,  53 ел бергә гомер итәләр. Тумышы белән Гомәр абый Иске Шимбер авылыннан, Нурсөя апа -  Әтнә кызы. Гомәҗр абый куп еллар "Алга" колхозын житәкли, Нурсөя апа яшьлек елларында зоотехник булып эшләсә, сонрак укытучы булып китә. Гомәр абый белэн 1967 нче елда тормыш корып,  2 ир бала үстерәләр. Бугенге көндә дә бер - берсен хөрмәтләп тату яшиләр.

Чулпан Сәләхова материалы һәм фотолары, Күлле Киме авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев