Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Мин бик бәхетле кешемен

Бәхет түгел мени бу?!

Сибгат Хәким музее эшли башлауга да тиздән 40 ел була.
Район булганнан соң  рәсми рәвештә ачылды ул. Аңарчы җитәкчебез Габделәхәт Гыйлемхан улы белән музей  мәсьәләсе буенча сүз куз­гат­тым. “Төзибез, тик тырышып эшләргә дә ки­рәк булачак,” – диде ул. Аңа биргән сүземне үтәдем дип әйтә алам. Музейны  Татарстанда гы­на түгел,  чит илләрдә яшәү­че татарлар да белә хәзер.
Адәм баласын хә­тер яшәтә. Хәтерен җуй­ганның бүгенгесе – мәгънәсез, үткәне – ка­раңгы, киләчәге билге­сез була. Музейлар хә­терләрне яңарту, саклау өчен дә бик кирәк. Хәтер яшәсә – халык яши. Шу­шы көннәрдә  музей тагын бер бай архив материалы белән тулыланды. Укытучым, Татарстан Рес­публикасының атказанган  укытучысы Габделхәй абый Хадиевның мирасы – бөтен тормышы – документларда анда. Улла­ры Равил белән Альберт тапшырды музейга бу кадерле мирасны.
Габделхәй абыйны мин бик яхшы хәтерлим. Күлле Киме мәктәбенең директоры Габделхәй абый – төз гәүдәле, хәрби киемнән, озын буйлы, мәһабәт, чибәр. Үзе дә матур, сүзе дә мәгънәле. Укучыларны яратты, матур киңәшләрен бирә иде. Без аны хөрмәт итеп яшәдек, куркып та тора идек.
Габделхай абый белән Хәбирә апа дүрт егет тәрбияләп үстерә. Дүртесе дә югары белем ала. Тормыш иптәше Хәбирә апа белән минем бертуган апам Казанның үзәгендә – Кремль янындагы азык-төлек кибетендә 25 ел буе бергә эшләделәр. Киң күңелле, олы җанлы, кешелекле иде алар. Кайгы-шатлыкларны бергә уртак­лашып яшәделәр.
Миңа да 85 яшь тула. Карт буын дилбегәне нык, кысып тотып килде, юатты, дәртләндереп эш­ләтте. Алмашка яшь буын ки­лә. Тарих тәгәрмәче без­нең көннәрне дә үзе­нең серле йомгагына ура­вын дәвам итә. Күлле Киме – минем язмышым,  го­мерем юлы. Телем шу­шы авылда ачылды, бөтен гомер туган авылда. Музей мине бик күп олы шәхесләр белән очраштырды. Җитәкчеләремә дә, коллегаларыма да мин бик рәхмәтле.

Луиза Шәмсиева,    Күлле Киме авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев