Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әтиебез Хәбибуллин Газинур Мәхмүт улының 15 апрельдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син көчле рухлы, кешелекле һәм ярдәмчел әти, без, кызларыңны җил-яңгыр тидермичә үстереп, олы тормыш юлына хәер-фатихаңны биреп озаттың. Син – безнең сердәшчебез дә, киңәшчебез дә. Хәзер дә син безнең өчен олы терәк. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Иң изге теләкләр белән Назгөл-Илдар,
 Гүзәл-Рамил, оныгың Мәдинә, кода-кодагыйларың Фәрит-Фәния, Фәнис-Гөлүсә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев