Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Сезнең тормыш – безнең өчен үрнәк

Май аеның да кыл уртасына җиттек. Ак шомырт чәчәкле, хуш исле сиреньле май кемгә ничектер, ә минем үземне кабат мәктәп елларына алып кайта.

Күңелле һәм рәхәт балачак мизгелләрен бер мин генә сагынып яшәми торганмындыр. Кулларына телефон белән планшет тотып утырган улларыма карыйм да, җәлләп тә куям. “Эх, мәктәп”, – дип көрсенә алар да. Ә бит әле кайчан гына иртән йокыдан уятканда “Уку атнасының ахыры кайчан җитә” – дип, көннәр саныйлар иде. Таҗвирус бер яктан авырлык китерсә, икенче яктан укучылар өчен дә үзенә бер сабак булды – мәктәпнең кадерен шулай белмәсәләр, ничек белерләр иде тагын?! Ә безнең уку еллары күптән инде тарих тузанына күмелде. Хөрмәтле укытучыларыбыз да берәм-берәм гүр ияләре булды. Калганнарын бармак белән генә санарлык. Без укыган чорда иң яшь булып саналганнары да инде күптән алт­мышынчы дистәне ваклады. Исләрең китәрлек, кайчандыр янып-көеп пионер, комсомолга кабул иткән, мәктәпнең укучылар активын укучылар арасында да, укытучылар арасында да олы хөрмәткә лаек булырлык дәрәҗәгә күтәргән, мәктәпнең “Сугышчан дан музее”ның оештыручыларның берсе булган, музей составын булдырып, андагы экскурсовод укучыларны татар телендә дә, рус телендә дә район гына түгел, республика кунакларын кабул итәрлек итеп әзерләгән, чын мәгънәсендә пионервожатый, педагог оештыручы булган Хәлимә апабызга да 65 яшь тулды. Безнең буын өчен һаман да яшь булып калган Хәлимә Закирова  әле дә бернигә дә битараф калмыйча, кайчандыр укучылары өчен  ничек җанын биргән булса, бүген авыл җирлеге өлкәннәре тормышында нәкъ шулай кайнап яши.
Тырыш, уңган Җилгелде авылы кызы Олы Мәңгәр мәктәбенә 1974 елда килә. Авылның иң абруйлы гаиләләренең берсенә – Закир карт йортына килен булып төшә ул. Сугышлардан исән-сау кайтып, биш баласы белән әтекие йортында  калган кайнанасы Сәлимә апаның үзенең дә үги кайнанасы Әшерәф әби белән яшәгән вакытлары була бу. Яшь гаилә  төп нигездә кала, шул ук вакытта күршедә генә зур йорт-җир төзиләр. Өч балага – кызлары Райләгә, уллары Раил белән Алмазга тормыш бүләк итәләр. Өлкәннәрнең һәркайсын хөрмәтләп олы юлга озаталар. Бүген өйләрендә икесе гомер кичерәләр, әмма балалары, кияү- киленнәре, оныклары, ике яктан да туганнары – бар да еш кунак бу нигездә.
Еллар әнә шулай акрын гына узып киткән. Тынгысыз мәктәп тормышына да, гаиләсенә дә вакыт табып яшәде Хәлимә апа. Бүгенге көндә дә бернәрсәгә дә битараф түгел. Өлкәннәр белән очрашулар оештырырга да, сәяхәтләргә чыгарга да, матур итеп концертлар куярга да вакыт таба ул. Киләчәктә дә безнең өчен үрнәк булып, тазалык- саулык белән, тигезлектә, шатлык- сөенечләргә күмелеп яшәргә язсын аңа!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев