Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Сәхнәгә бер генә вәкил дә чыкмады ...

Кичә район үзәгендә Кыш бабайлар парады узды.

Оешмаларның Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры бинасы каршында җыелдылар.

   Барысы бергә җыелып беткәч, баш Кыш бабай – мәдәният бүлеге башлыгы Азат Хәйретдинов җитәкчелегендә Боз шәһәренә юл тоттылар. Биредә җыелган Әтнә халкы аларны алкышлап каршы алды.

Көннең, бу очракта төннең дию дөресрәк булыр, салкынча булуы үзенекен иткән, күрәсең – тамашачы әллә ни күп җыелмаган иде. Моңа әлегә кадәр юньләп кар яумау да тәэсир иткәндер. Монысын баш Кыш бабай да билгеләп узды – әтнәләрне матур итеп явып узган яңгырлы Яңа 2020 ел белән котлады. Хәер, синоптиклар Яңа ел төнендә мул итеп кар явар дип вәгъдә итәләр. Аллаһ кушса, анысы да булыр. 
        Кыш бабайлар һәм Кар кызлары боз сәхнәсендә җыелуга, сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов алды.

Боз шәһәрен төзүдә зур көч куйган оешмаларны, аерым хезмәткәрләрне бүләкләде һәм быел аның аеруча гүзәл булуын билгеләде. Монысы, җәмәгать, бәхәссез факт – бизәлеше, төрле төстәге утлар уйнавы белән күз явын алырлык итеп балкып тора.  
Моннан соң, һәр Кыш бабай белән Кар кызы үз оешмасы белән берлектә концерт номеры тәкъдим итте. Дөресен әйтергә кирәк – иткәне итте, әмма шактый оешма бу чарада катнашып тормады. Кайсыдыр оешма, әйтик, техникум студентлары өс киемнәрен салып җырлап-биесә, бирегә бөтенләй килеп тормаучылар да булды.

“Боз шәһәре төзелешендә катнашкач булган инде”, дигәннәрме – башкарма комитет җитәкчесе төзелешкә керткән хезмәтләре өчен бүләкләргә теләп,  күпме генә кычкырып чакырса да, сәхнәгә хет бер генә вәкиле дә чыкмаучылар да булды. Хәер, андыйлар төзелештә булса да катнашты. 
Концерт номерларыннан соң, төрле номинацияләрдә Кыш бабайларны бүләкләделәр. Кыскасы, кыска булса да, бик эчтәлекле һәм күңелле чара әзерләгән мәдәният бүлеге. 
Соңыннан, Боз шәһәренең шугалагы балалар шау-шуына, шау-гөр килеп көлгән авазларга тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев