Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Әтнәдә мәдәният өлкәсендә 93 кеше эшли

Бүген мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

Иң күп мактау сүзләре дә, иң күп каһәрләү дә бу өлкәдә эшләүчеләргә эләгә торгандыр. Чөнки, кояш та ярамый торган заманда яшибез. Эшләсәң дә, эшләмәсәң дә ачуланалар. Эшләгәнгә күбрәк тә эләгә әле, чөнки аның ялгышын табып була.

Аннан соң "Нәрсә эшләре бар аларның, клубны ачалар да ябалар" дип тә  бәяләп, эшләгән бар хезмәтеңне юкка чыгарып та куйсалар, шуның өчен күпме акча алалар, дип тә  өстәсәләр. Тиккә генә язмыйм, бар халык арасында алай сөйләшүчеләр дә. Болар - мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең эшләре белән таныш булмаучылар.

Без алар арасында кайнагач, сокланып та, шаккатып та йөрибез. Һәр үткәргән чарага кеше дә табарга кирәк,  ул тапкан кешене сәхнәгә чыгарырлык итеп өйрәтәсе бар. Уздырыр  өчен спонсорын табуны әйтмим дә. Мең бәла белән  оештырган чараңны карарга  тамашачы да  җыясы бар. Аларның күңелен күрәсе бар.

Замананың бер генә яңалыгы да, авыл җирлегенең бер генә эше дә  алардан башка узмый. Әле  күпме кәгазь тутырасы, отчет бирәсе бар. Кыскасы, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен үзләренә. Тагын бик мөһим эшләре   - яшь талантларны табып үстерәселәре бар. Монысы иң читене дә түгелме икән әле.

- Район буенча алсак, мәдәният өлкәсендә 51 белгеч эшли бүгенге көндә.  Сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләрне, китапханәчеләрне дә кушып санасак, 93 кеше халык өчен хезмәт куя. Берсенең дә эше җиңел түгел, шулай булса да барысы да үз эшен яратып эшли, - ди район  мәдәният бүлеге мөдире Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова.

Без аларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәт булып эшләп кенә торыгыз. Сездән башка дөнья нурсыз, моңсыз булыр иде. Бәйрәмегез белән!

Ф.Филатова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев