Туган көнең белән, “Әтнә таңы”!
Илсур Шакиров, Олы Мәңгәр авылы
“Соң булса да – уң булсын” дип мин дә яраткан газетабызны котлап китәргә булдым.
Мин районыбыз газетасы белән күптәннән таныш. Мәктәпнең 6 сыйныфында укыган вакыт иде бугай, газетада басылган бер башваткычны чишеп, җавабын редакциягә юллаган идем, берничә көннән миңа кечкенә генә гонорар белән бер матур открытка килеп төште.Бүләгеннән бигрәк үз фамилиямне газетада күрү мине чиксез шатландырган иде. Хәзер уйлап йөрим, сугыштан соңгы авыр елларда да кечкенә генә район газетасының укучыларына гонорар түләрлек мөмкинлеге булган, ул аягында нык басып торган икән.
Район газетасында мәкаләләре, язмалары белән катнашучыларны мин хөрмәт итә идем. Андыйлар безнең авылдан да бар иде.Яңа Кишет авылында 1931 елда туган, җидееллык мәктәпне бетереп, Әтнәгә йөреп, урта белем алган Бәһрәмия Абдулла кызын Әтнә районының “Социализм юлы” газетасына секретарь итеп эшкә алалар. Гуманитар фәннәр белән кызыксынучы киң карашлы кызны, КПССның Әтнә райкомы карары белән, партиянең Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны 1958 елны уңышлы тәмамлагач, ул район газетасында җаваплы секретарь вазифаларын башкара.
1959 елдан Бәһрәмия Абдулла кызының Олы Мәңгәрдә педагогик эшчәнлеге башлана. Ул киң эрудицияле укытучы иде, бик күп газета-журналлар алдырды, районыбыз газетасы белән дә араны өзмәде. Ул авылда гына түгел, районда да иң яхшы пропагандист, оратор булып танылды. Район газетасы турында язганда Олы Мәңгәр тарихын өйрәнүче, авылыбыз шагыйре Вильдан Гарифҗановны искә алмау зур хата булыр иде. Ул 1947 елдан Әтнә районының “Социализм юлы”, республиканың яшьләр-балалар матбугатында шигырьләрен бастыра башлый. Урта белем алгач, өч ел укытучы булып эшли. Хәрби училищены тәмамлап, 1951-1960 елларда Совет Армиясендә офицер булып хезмәт итә. Демобилизацияләнеп Казанга кайта. Читтән торып КДУның тарих факультетын тәмамлый, Казандагы бер мәктәптә тарих укыта. 1991 елда лаеклы ялга чыккач, туган авылы Мәңгәргә кайтып урнаша, туган ягы табигатеннән илһам алып, язу эшен дәвам итә. Район газетасында үзенең күп санлы мәкаләләрен, шигырьләрен бастыра. 2002 елда “Әтнә таңы” редакциясе һәм типографиясе ярдәме белән Вилдан Мәхмүт улының “Илһам бирә миңа Мәңгәрем” исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Вилдан Мәхмүт туган авылы Олы Мәңгәргә гашыйк кеше иде. Ул авыл халкына Олы Мәңгәрнең гимнына әверелгән “Мәңгәр җыры”н, “Мәңгәр” поэмасын бүләк иткән шагыйрь. Аның Мәңгәрдә булып киткән бөек Тукайга багышлап язылган шигырьләре байтак һәм алар районыбыз газетасында басыла килделәр.
Вилдан Мәхмүт авылыбыз тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнде.
Минем беренче укытучым – Куртабаева Мәрьям апаны да редакция хезмәткәрләре сагынып искә алалардыр. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү буенча булган тәҗрибәсе белән газета укучылар белән бик теләп уртаклаша иде.
Олы Мәңгәрнең тагын бер шәхесе, “Әтнә таңы” һәм республика матбугатына мәкаләләр язу белән “җенләнгән” Рәүфҗан Закиров турында язмау мөмкин түгел. Ул кечкенә мәкаләләрдән тиз арада күләмле язмаларга, повестьлар иҗат итүгә күчте. Бу өлкәдә тагын да зур уңышларга ирешсен, яңа язмалары белән район халкын шатландырсын иде дип телисе килә.
2010 елда газетаның мөхәррир урынбасары Сүрия ханым Мингатинаның җиңел кулы белән мин дә район газетасына яза башладым. Язмаларым бер-бер артлы басыла тордылар. Сугыш чоры балалары, әтисез ятимнәр турындагы мәкаләләрем газета укучыларын битараф калдырмады, көн саен шалтыратып миңа рәхмәт әйтүләр, фикер уртаклашулар китте. Күңелем күтәрелеп, мин ешрак яза башладым, газетаның актив хәбәрчесенә әйләнүемне үзем дә сизми калдым, сүз тәмен тою рәхәтлеген сизә башладым.
Сугыштан соңгы авыр елларда да хәбәрчеләренә гонорар түли алырлык мөмкинлеге булган район газетасына илдә барган, яманаты чыккан “оптимизация” һәм шуңа охшаш мәгънәсез үзгәртеп корулар тискәре йогынты ясамый калмады, билгеле. Авылларда почта, сберкасса бүлекләренең кыскартылуы почтальоннар санының кискен кимүенә китерде. Көндәлек матбугат булган газетаны чыккан көндә укып булмау, интернет дигән замана шаукымы керү газетаның тиражына да китереп сукты. Ләкин шушындый авыр заманда да газета коллективы газета эчтәлеген югалтмау, район халкын район, авыл хәбәрләре, көндәлек вакыйгалар белән таныштырып бару өчен барысын да эшләргә тырыша. 5-6 кешедән генә торган коллективның шундый зур хезмәтне җиренә җиткереп тартып баруына мин гаҗәпкә калам.
Үзләренең эчтәлекле, көн кадагына суга торган үткен мәкаләләр белән газета эшендә катнашучы авыл хәбәрчеләре Раушан Садыков, Саимә Сабирова, Рифат Гибадуллин, Әдһәм Гайнуллин, Җәүдәт Файзрахманов, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, Җәүдәт Мәгъсүмов һәм башкаларның язмаларына сокланмый мөмкин түгел. Казанда яшәүче Надия Вәлиева, Илгиз Кадыров, Рәшит Нургалиев һәм башкаларның мәкаләләрен кызыксынып укып барам. Чыгышы белән Бахтияр авылыннан булган Рәшит Нургалиев, инде тугызынчы дистә уртасына җитеп килүенә карамастан, зур энергия белән үзенең туган авылы турында китап чыгару уе белән янып йөри. Чыгарыр да, үҗәт кеше ул Рәшит ага.
Мондый хәбәрчеләре булганда “Әтнә таңы” Алла боерса, киләчәктә дә яшәр, халыкка игелекле хезмәтен күрсәтер.
Газета белән электрон матбугатта да танышып барырга була үзе. Ләкин яңа гына басылган, типография буявы исе аңкып торган газетаны кулыңа алып уку ләззәтен электрон вариант алыштыра алмый.
Шуңа күрә районыбыз газетасына язылыгыз, авыл, район хәбәрләрен аннан гына алып була, хөрмәтле райондашлар!
Редакциянең барлык хезмәткәрләренә авыр, ләкин игелекле эшләрендә тазалык, тынычлык телим, газета укучыларыгызның саны артсын дигән теләктә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев