Әтнә таңы

Вәт бизәлеш бу!

Олы Әтнә авылының Газовая урамындагы Люция һәм Рамил Сабитовлар хуҗалыгының капка алдын күргәнегез бармы?

Урамның олы юл чатына якын гына урнашкан Люция һәм Рамил Сабитовлар хуҗалыгын елның-елында искитәрлек итеп бизиләр. Узган ел йорт стенасына куйганнар иде утларны. Американ киноларындагы бизәлгән йортлар кебек күрә идем мин бу могҗизаны. Инде быел бизәлми ахыры, дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Быел капка алдына мог­җиза тудырганнар. Йорт каршындагы сигез метрлы чыршыны күз явын алырлык итеп бизәп куйганнар. Утын да чыршының очына кадәр менеп куйганнар. Мин фотога төшерергә килгәндә күршеләре дә шунда иде.
– Чыршының очына ничек менеп җиткәннәр соң, – дип аптыравыма каршы:
– Улым Илназ белән Ревальнең улы Азат Фазлыәхмәтовлар тырыштылар, – ди күршесе Рубис Шәйдуллин.
Егетләргә ярдәмгә олылар да килә. Чын "Яңа ел могҗизасы" булган бу. Нидер сөйләгәнче, барып күрүең мең артык.
Фотолар atnya-rt.ru cайтында (16+). Автор фотосы.

Реклама

Автордан. Хәтерләсәгез Яңа ел алдыннан район башкарма комитеты белән берлектә мәдәният бүлеге "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре булып: Олы Мәңгәр авылыннан Надия Сәфәргалиева, Комыргуҗадан Рәмзия Гыйззәтуллина, Түбән Көектән Илзира Заһидуллина, Күлле Кимедән Фәрит Сабиров хуҗалык­лары танылды. Һәркайсы  төрле номинация­ләрдә бүләкләнделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: