Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Әйшияз авылында яшәүче якын кешебез Газизов Мөдәрис Галипшә улының 12 апрель көнне 60 яшьлек юбилее!

Кадерлебез!

Сине ихлас күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таяныч та, ышаныч та, саклаучыбыз да. Рәхмәт сиңа кадерлем барысы өчен дә. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Киләчәктә балаларыбыз бәхетенә куанып, игелекләрен күреп, оныкларга сөенеп, бер-беребезгә терәк булып яшәргә насыйп булсын.
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булдың безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшәдең син
Һәм куандың һәрбер уңышка.
Иминлектә, тынычлыкта яшә,
Балалардан күреп игелек.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Бәхетебез булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсинә, балаларың Илгизәр-Гүзәл, Фәнсия-Ирек, Илсур, оныкларың Диләрә, Раил, Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев