Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә кунак бар

"Башкарган эшләремә рапорт бирергә килдем"

"Әтнә таңы"н хөрмәт итеп, безнең яратканны белеп, редакциягә тел галиме Илдар абый Низамов килде.

Якташыбыз, Казанда гомер итеп, җәен туган авылы Чишмәле Сапта яшәүче тел галиме Илдар абый Низамов белән аралашып яшәү бәхете насыйп булды безгә. Ул яшәгән йорт ишегалдында остаздан дәрес алу, аның белән бәхәсләшү, аның бакчасына сокланып, туган йортында чәй белән сыйлану - болар бер карасаң ышана торган да түгел, әмма чын. Менә шулай аралаша торгач, без галим йортына туган өйгә кайткандай барып керәбез, ул үзе дә  редакциягә килеп, "Әтнә таңы"м туган йорт кебек, башкарган эшләремә рапорт бирергә килдем", - ди.

Бүген дә тормыш иптәше белән  редакция журналистларына, укучыларына  яңа табадан төшкән "Телбизәк  дөньясында  Журналист текстында күчерелмә мәгънәле берәмлекләр куллану тәҗрибәсе" исемле беренче китабын  алып килде.  Китапның ничек язылу тарихы белән таныштырды.

Китап 150 битле, Казан университеты нәшриятында басылган. Эчтәлек : 4 бүлектән тора.

Беренче бүлек - Бер сүз сурәт була аламы?

Икенче бүлек - Тезмә телбизәк - фразеологизм турында.

Өченче бүлек - Афоризм телбизәкләр - иҗат казанышы

Дүртенче бүлек - Сүз сурәттән (троптан) - образ сурәткә.

    Мавыктыргыч, кызыклы, файдалы булырга охшап тора бу китап. 

Китап димәктән, бер сумка китап күтәреп килгән галим. "Үзем исәнендә китапханәмдәге китапларны таратып, дусларыма, укучыларыма бүләк итә башладым. менә боларын сезгә алып килдем", - дип, ул китапларны да бүләк итте.

Бик теләп тыңладык Илдар абыйны. Сүз тәмен белеп  сөйләвенә сокланып, бик күп мәгълүмат алдык. Чираттагы дәрес булды бу. Анысын икенче язармын.

   Бүгенге көндә дә тик тормый галим. "Шамил Анак турында язып ятам, аның 90 яше, без бик дуслар аның белән, Рим Идиатуллин, татар шагыйре, Уфаныкы, бик көчле шагыйрь иде, тагын ун көннән  кырыгы була, аның турында истәлекләр туплыйм...",- дип сөйли Илдар абый.

Агачларны ялгау белән шөгыльләнә башлаган иде ул. Ул агачларның үсүе  белән дә кызыксындык. 

- Өч төп алмагач алма бирде. Үзгә тәмле алмалары. Башка шөгыльләнмим.  Җан иясенең җанына тәненә кагылу - белгечләр эше, алар шөгыльләнсен. Тере җан, нишләп мин аның җанына, тәненә  керергә, яра ясарга  тиеш,  дип,  ваз кичтем бу шөгыльдән, - дип, тагын бер гаҗәпкә калдырды. 

Сөбханалла дип озаттык укытучы-остазыбызны. Тагын мондый күрешүләр насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев