Әтнә таңы

Аптыраганга юл кайда?

Әдһәм Гайнуллин, Бәрәскә.

Март башыдыр – яз башыдыр, күңелне хуш ясыйдыр, – дигән, якташыбыз Тукай әфәнде. Сорауны куйганмын икән, аңа күңелемдә йөрткән үземнең буталган фикерләремне, уйларымны, теләкләремне көнкүрешебездә булган хәлләр белән бәйләпчәчелгән-сибелгән рәвештә җавап эзлим. Мин шулай итеп, икеле-микеле уйлар тозагында. Балачактагы күргән кыенлыклар тиз онытыла икән. Без бит, бәхетле илдә яшибез, без үзебезне бәхетле итеп хис иттек. Безгә мәктәптә гел шуны аңлаттылар, китаплардан да гел шул турыда укыдык. Гәрчә үзебезнең тамагыбыз ач булса да без моңа ышандык.
Уйларның чиге юк. Тарихи 1945 еллар, күңелләр күтәрелә, калкына башлаган еллар булырга тиеш иде. Ләкин сугыш вакытындагыдан да авыр еллар килде. Бигрәк тә авылларда матди, рухи хәерчелек хөкем серде. Авыл кешесе түзде, бәйрәм дә юк, ял да юк. Кайдадыр җылы яклардан диңгез буйларында ял итүләруйларында кергән әйбер түгел. Алар кол хәлендә эшләделәр дә эшләделәр. Күпме күрергә, күп сөйләшергә ярамаган. Репрессия чорларын, фин сугышын, Суслонгер урманнарында күргән газапларны, Германия белән сугыш әфәтләрен күргән-кичергән кешеләрнең күбесен үзебезнең туган илдә җәзалыйлар. Толларны юатырга, үксезләрнең күз яәьләрен сөртергә тиешле аталарны, туганнарны шулай тилмертәләр. «Немец хәтәр иде, болар алардан да хәтәррәк булды», дип укыган идем бервакыт. Тол аналар... Аларның күңелләрендә, күзләрендә тулган мөлдерәмә күз яшьләренә игътибар итүче булмады. Аларның елаулары кан тамырлары буйлап, кара кан булып күңелләренә утырды. Күпме кайта алмыйча ятып калганнар, бер хәбәре булмыйча югалганнар. Елан үлсә дә угы кала, – диләр. Нинди системада яшәгәнебезне белмибез. Сталин заманасы кире кайтмас, – дип кем өздереп җавап бирә ала:
Җәмгыять җинаятьчеләрдән түгел, гаделләрдән арынырга, намуслылардан котылырга теләгән чор булган икән бу. Бәрәкәллаһ, сөбханаллаһ, – дип куйдым үзебездән алда килгән, сугыш чорын кичергән, юньле кием күрмәгән, тумаган туймаган буынга – тыл ветераннарына да бүләк акчалары биреләчәк, – дигәч. Сугыш чоры балаларына да, аерым бер хөрмәт белән карау, белмим кайчан булыр.
Армиядә 3-5 ел бушлай хезмәт итеп кайткан егетнең хәленә кем керде, кем ярдәм итте. Яки берәр өстенлек булдыма? Әнидән, туганнарынмнан кала мин беркемгә дә кирәк булмадым. Әти сугыштан гарип булып кайтып үлде, һичьюгы аларны (андыйларны) искә алып сөйләүче булдыма. Язганнарымны аңларга теләмәүчеләр дә улырга мөмкин, аз мыни дөньяда бал-майда йөзеп яшәүчеләр. Зарлана, дип әйтергә мөмкин алар. Зарланмыйм, ләкин бу бик күп кешеләрнең башыннан үткән тарихи фаҗига... Кеше күңеле ул иксез-чиксез чытырманлык кебек, кайвакытларда адашып-саташып йөрергә дә туры килә. Еллар узган саен, кышкы суыкларда тәрәзә пыялаларына төшкән сурәтләр кебек, йөзләргә дә тамгалар өстәлә. Авыл кешесенең бәгырьләре туган җир, туган нигез дип, үзенең туган авылына бәйләнеп яши. Тормышлар бераз җайга салынып үзебезнең өйдәге мичләрдә ипи пешерә башлаган көннәр гомер буена да онытылырлык түгел. Әчкелтем арыш ипиенең тәме әле дә авызда тора кебек. Икмәк пешергән йортны урамда ук белеп була иде. И, авыл кешесе, игенче – икмәк үстерүче! Дөньяда бернинди тиңдәш юк, байлык икмәк үстерүче, халыкларны ризыкландыручы. Бүгенгесе көндә Аллаһка шөкер итеп, Әлһәмдүлиллаһ, диеп шул икмәкле табында утырабыз. Әй, Аллаһым, без сиңа иксез-чиксез рәхмәтлебез. Күңелемдә чәчелгән-сибелгән уйларыма, туган сорауларга үземчә җавап эзлим. Ясалма кабыкка төрелеп, үземне-үзем алдап, ялагайланып яки мин дә үз сүземне әйтергә тиешле урыннарда битараф, белемсез булып кала алмадым. Олыгаеп барсам да илебездәге сәяси, көнкүреш хәлләре белән, авылымның бүгенге тормыш итүе белән даими рәвештә кызыксынып яшим. Авылым Бәрәскәнең көннән-көн матураеп, үзгәрешләр белән яшәвенә куанып гомер итәбез, Әлхәмдүлиллаһ. Барлык яктан да уңган, булган халык яши Бәрәскәмдә. Бүгенгесе көндә җитәкчеләрдән дә бик канәгать булып яши авылым халкы. Хәзергесе вакытта илебездә бара торган кайбер вакыйгаларга караганда минем күңелем тыныч түгел.
Мин армиядә хезмәт иткәндә Калашниковның ату автоматы яшерен (секрет) кораллар исемлегендә иде. Тиздән Җиңү көнен билгеләп үтәргә, анда нинди эшләр башкарырга тиеш илнең Президенты, хәрби министр куанып, мактанышып берсе тулаем бер шәһәрне юкка чыгарырга сәләтле ракеталарны өстерәтеп чыгарып, елга икешәр тапкыр хәрби парадлар (һәрбер шәһәрләрдә) уздырачакларын бәян итәләр. Моның белән без тегеләрне котыртабыз, өстерәбез генә түгелме? Чиксез миллион сумнарга төшкән ул, парадлар кемгә кирәк? Бәлки мин ялгыш фикерлимдер. Үзебез «тынычлык», – дибез, үзебез атом бомбаларына күмеләчәкбез. Океаннарда мыжлаган су асты көймәләре, ә күктә хәтәр вертолетлар, самолетлар. Бу парадларда катнашкан техникага киткән ягулыкны язга чәчү чорында авыл хуҗалыкларына ярдәм итеп бирсәләр бик яхшы буласы югыйсә. Мондый кыйммәтле парад уздыруларны бәлки тыныч халыкның митинг-демонстрациясе итеп оештырсаң да ярыйдыр. 1990 елларга кадәр Казан каласы хәрби заводлар белән шыплап булган иде. Ниндиләре генә булмаган. Ул ясалган шартлаткыч коралларның хәзер кирәге барма икән соң, әле һаман да яңадан-яңа төрләре туа тора. Болар берсе дә бушка җитештерелми бит. Аптекаларда дарулар чиксез кыйммәт, больницалар, балаларны укыту, ВУЗларга кертү, укыту бик авырга килә бит, ә балаларның икәү, өчәү булса? (бик кыега килә бит). Нишләргә? Аллага шөкер итеп әйбәт яшибез диеп, куанып битләрне сыпырып куябыз, ләкин бик сәләтле балаларда үзләре хыялланган белемне ала алмый калалар. Илебезнең җитәкчеләре аналарны кызыктырып акчалар түләп, күп балалар таптырмакчы булалар. Балаларны тудырып кына түгел бит, аларны ашатырга, киендерергә, укытурга кирәк. Зурайгач квартира кирәк булачак. Гади эшчегә, авыл кешесенә авырга киләчәк. Һәрберсен урнаштырырга кирәк. Шушылар турысында да уйларга кирәк.
Пенсиягә чыгуның вакытларын бик ансат кына хәл итеп куйдылар, кызганыч хәл билгеле. Гомере буена станокта басып эшләгән эшче, авыл хуҗалыгында эшләгән терлекче, игенче-механизатор ул көннәргә кадәр барып  җитә алырлар микән. Бу турыда кемнәргә карап фикер йөртеп уйлап чыгардылар икән. Җиңел эштәге чиновник-түрәләргә карап микән? Пенсияләрне арттыру турында бертөрле итеп аңлаттылар, икенче төрле итеп эшләделәр. Акчалары аз булган пенсионерларныкын бөтенләй арттырмыйлар, аларга шул да җитә, диләр ахыры. Чир китә – гадәт китми, – диләр. Бездә мондый нәрсәләргә аптырарлык түгел инде, чыныккан инде халык мондый хәлләргә. Арый, ишетмәвең алтын, күрмәвең көмеш, диләр. Бик беләм, каләмемне һичкенә дә туктата алмыйм. Үзебезгә карата тискәре карашта булган илләргә  газ торбалары сузып, күп миллиард сумнарны туздырып зур итеп тапшырдылар, ә нәтиҗәсе күңелле булырга ошамый. Аптырарсың бу хәлләргә, ә халыкка, үзебезнең көнкүрешебездә файдалана торган газның бәясен гел күтәреп торалар. Башка төр кирәк-ярак, көндәлек кулланыла торган ашау-эчүгә кирәкле «тотылган» әйберләр белән дә шушы хәлләр. Ә тормышын бер тәртип белән алып барырга күнеккән гади хатын барыбер дә аптырамый, алга баруын, Аллаһка шөкер итеп яшәвен дәвам итә, фәкать Аллаһның ярдәме белән генә.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: