Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авылның киләчәге өметлеме?

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

«Бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кеше олы яшьтә. 2030 елга һәр өченче кеше пенсия яшендә булачак. Рес­публикада хәзер гомер озынлыгы 75 яшь тәшкил итә» – «Атна вакыйгалары» № 1, 2020 ел.
Мине бу мәкаләне язарга шушы мәгълүмат этәрде һәм мин, кызыксынып китеп, шушы теманы өйрәнә башладым. Безнең Күңгәр, Түбән Шашы һәм Югары Шашы авылларында бүгенгесе көндә 246 хуҗалыкта 825 кеше яши, бер хуҗалыкка уртача 3,35 кеше туры килә. Шушы 3 авылда пропискада торучылардан 2012 елда 13 кеше үлде һәм үлүчеләрнең уртача гомер озынлыгы – 76,3 яшь булды. 2013 елда 14 кеше – 74,1 яшь, 2014 елда 16 кеше – 72,4 яшь, 2015 елда 14 кеше – 79,5 яшь, 2016 елда 4 кеше – 76,4 яшь, 2017 елда 10 кеше – 69,9 яшь, 2018 елда 12 кеше – 74,3 яшь, 2019 елда 9 кеше – 78.1 яшь булды. Шушы соңгы 8 елда 92 үлүче кеше гомуми 6903 ел бу фани дөньяда гомер иткән һәм уртача гомер озынлыгы нәкъ 75 яшь килеп чыга. Инде бераз тарихи чигенеш ясап алыйк.
Райондашыбыз Җәүдәт Фәйзрахмановның «Кышлау авылы тарихы» дигән китабында ТР милли архивыннан алынган түбәндәге мәгълүматлар: 1870 елда Кышлау авылында 33 кеше туган, 23 кеше үлгән, уртача гомер озынлыгы – 24,4 яшь, 1871 елда 33 кеше туган, 20 кеше үлгән, уртача гомер озынлыгы 31,4 яшь. Минем уйлавымча, ул чорда көмәнле  хатыннарның баласын төшерүләре бик аз булгандыр, чөнки дин көчле булу аларны бу гөнаһлы эштән тыйган. Тууылар саны чагыштырмача югары булса да, бу чорда гомер озынлыгының бик түбән булуының төп сәбәпләре, тормыш итү авырлыгы, медицина ярдәме күрсәтүнең юк дәрәҗәсендә булуы һәм шуңа бәйле рәвештә яшь балаларның 5 яшькә кадәр төрле авырулардан кырылуы (бу авылда да ел саен 4,5 бала үлгән). Кышлау авылында 1859 елда 184 хуҗалыкта 1209 кеше яшәсә, 1999 елның 1 гыйнварына 120 хуҗалыкта 385 кеше яшәгән. Бер хуҗалыкка туры килгән кешеләрнең уртача саны: 6,57 һәм 3,2.
Бүгенге көннәргә кабат әйләнеп кайтыйк һәм район  мәгълүматларына күз салыйк. 2020 елның 1 гыйнварына Әтнә районында пропискада торчылар 12105 кеше булып, шуның 2240гы 18 яшькә кадәр булучылар (18,5 %), хезмәт яшендәгеләр (хатын-кызлар: 18-55 яшь, ирләр: 18-60 яшь) – 6172 кеше (50,9 %), пенсия яшендәгеләр (55 һәм 60 яшьтән өлкәннәр) – 3693 кеше (30,5 %). Бу саннар 1989 елда 23,6 %, 50,2 % һәм 26,2 % булган.
 
Димәк, 30 ел эчендә авылларыбыздагы яшьләр саны 5,1 процентка кимегән, ә олылар саны 4,3 процентка арткан.
 
Беренчесе көендерсә, икенчесе сөендерә торган факт. Соңгы 2 елда табигый артым күрсәткече яхшыру да сөендерә, ул 2015 елдагы – 6,2дән – 2,8гә кадәр кимегән. Бу һәр 1000 кешегә исәпләгәндә үлүчеләрнең туучыларга карата уртача 6,2 һәм 2,8 кешегә күбрәк булуын күрсәтә. Туучылар саны артсын дисәк, яшьләрнең авылда төпләнеп калуы кирәк. Авылда яшәүчеләр күп булса, авылның киләчәге дә өметле.
2019 ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты. Ул аларга болай диде: «Минемчә, авылда яшьләрне саклар өчен, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә генә түгел, әйбәт акча эшли торган урыннар да кирәк. Әгәр кешенең һөнәре, шөгыле булса, бераз акча эшли башласа, ул беркая да китми, шәһәргә омтылмый. Әгәр эш урыны юк икән, ул эзләнә. Әмма авылда аңа үзен күрсәтү өчен мөмкинлекләр зуррак. Шуңа күрә авылда тиешле мөмкинлекләр тудырырга кирәк.
Авыл яшәде, яши һәм яшәячәк. Моның өчен яшьләргә үзенең мөмкинчелекләрен һәм дәүләт тудырган мөмкинчелекләрне кулдан ычкындырмау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев