Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авылымның ямьле урыны

Минем эшкә барыр юлым Күәм авылының иң матур җиредер мөгаен.

Бу юлны ике яклап зур, күкләргә кадәр ашкан наратлар, зифа буйлы каеннар һәм үзенең киң колачлы ябалдашлары белән горур гына утыручы тирәк (тополь) агачлары әйләндереп алгач. Елның кайсы гына фасылын алма, әлеге агачларга сокланмагач, аларны фотосурәткә төшермәгән кеше юктыр. Бу матурлыкны машина белән җилдергәндә күреп тә калып булмыйдыр. Шуңа күрә мин. гел эшемә җәяү барырга тырышам. Әлеге агачлар күпме кешенең соклануын, бик күпләрнең серен, уй кичерешләрен, шатлык-куанычларын, борчу-сагышларын үзләренә сеңдергән. Чөнки, бу юлдан җәяү атлаганда, үзеңнән —үзе уйга чумасын, башындагы кичерешләреңне, эшләнәсе эшләреңне тәртипкә саласың, киләчәккә планнар корасың, үткәнеңне барлыйсың.

Менә яраткан агачларыма быел да көз үз төсен сарды. Мәһабәт агачлар көннән —көн сарыга, кызылга манылган күлмәкләрен ишәйтәләр. Тирәк агачлары инде кыштыр-кыштыр яфрак яңгыры яудыралар. Гүя алар безнең белән саубуллашалар...

Исән кешегә вакыт тиз үтә, күз ачып йомганчы ямьле яз айлары җитәр, бар җиһанны хуш исле бөре исләре күмәр. Шушы юлдан әле тагы бик күп еллар шатлыклы уйлар белән генә атларга язсын һәркемгә. Сокланучылар, табигатьне яратучылар артсын иде дигән теләктә каласы килә.

Күәм авылыннан Рафия Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев