Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Балалар нишләп китап укымый?

Хәзер балалар нишләп китап укымыйлар икән? Сәбәбе нидә?

Шушы сорау күңелемне күптән борчый. Үзем күзал лаганча җавап бирергә тырышам.

Мин үзем 1947 елны мәктәпкә укырга кердем. Билгеле инде, беренче сыйныфны укып чыкканда, барлык хәрефләрне белә идем. Без укыган чорда ук, мәктәбебезнең китапханәсе бар иде. Китапларны балаларга бирүче һәм укып бетергәч кабул итеп алучы да шунда. Ул – Мәүлидә апа Хисмәтуллина иде. Гадәттә, мин укып бетереп алып килгән китапны икенче балага бирде. Без кечкенәдән Тукаебызның “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Төлке белән әтәч”, “Алтын балык” әкиятләрен укып үстек. Безнең чорда бу әкиятләрне укымаган бер бала да калмагандыр. Мин әле олыгайгач та, авылдагы Каенсар китапханәсеннән бик күп китаплар алып укыдым. Минемчә, хәзер дә шулай эшләргә – кечкенә авылларда да китапханәләр булдырыргакирәк. Чөнки кечкенә авылларда ачык чагылыш тапканы шул – хәзерге балалар китап та укымыйлар, урамда да уйнамыйлар. Элек балалар чырчуын нан урамнар шаулап тора иде. Зуррак авыллардагы кебек мәдәни чаралар да оештырылмый. Шуннан бала нишләсен инде? Аңа көне буе эшләргә кушып булмый. Нәтиҗәдә бала телефонда уйный яки тагын да яманрагы – ярамаган гамәлләргә тартыла башлый.

 Минем фикерем – баланы үзебез үк китаптан биздерәбез түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев