Әтнә таңы

Барысы да уза һәм бу да узачак

Сөләймән патшаның «Барысы да уза һәм бу да узачак» дигән гыйбарә язылган булган ди, балдагында.

                                   Барысы да уза һәм бу да узачак
    Сөләймән патшаның  " Барысы да уза һәм бу да узачак" дигән гыйбарә язылган  булган ди балдагында. Мөгаен, бу кеше тормышының    тизлеген  символлаштырадыр - барысы да тиз уза, күңелсезлекләр дә, бәхетле мизгелләр дә. Шулай бит ул, нәрсәнедер көтәсең, көтәсең, ә ул җәһәт кенә килә дә, узып та китә. Без бер нәрсәне дә тизләтә дә алмыйбыз, туктата да. Кайбер вакыйгаларны сабырлык белән уздырырга кирәк, чөнки ул сиңа гына килмәгән,  илгә  басып кергән. Коронавирус та шулай. Бу эпидемия гына түгел (аерым төбәкләрдә), пандемия – дөнья буйлап таралган чир. Һәрберебезнең күңелендә төрле уйлар: борчылу, хәсрәтләнү, курку. Коронавирус аркасында хәзер күп кенә кешеләр паникага бирелә,   йоктырмас өчен борчыла. Ләкин   хәтта урта гасырларда, куркыныч чума яки чәчәк эпидемияләре вакытында да, авыру белән элемтәгә кергән барлык кеше дә үлмәгән. Кешеләрнең авыруга каршы торырга ярдәм итүче эчке факторы бар.⠀ Һәм монда менә нәрсә турында әйтергә кирәк. Безнең инфекциягә каршы тору сәләтен    стресс һәм курку киметә.⠀ Озакка сузылган стресс вакытында, яки сез даими нидән дә булса курыксагыз, стрессның артык гормоннары аерылып чыга, ә аларның артык саны иммунитетның кимүенә китерә. Шул ук вакытта авыру куркынычы арта.⠀ Һәм киресенчә. Әгәр сез уңай эмоцияләр, шатлык һәм ләззәт кичерәсез икән, ләззәт гормоннары – эндорфиннар аерылып тора.⠀ Эндорфиннар, үз чиратында, ИММУНИТЕТны арттыра.⠀ ⠀ Шуңа күрә  үз үзегезне куркытудан туктап, көнгә бер рәсми хәбәрне генә укып, тыңлап, ватсаптагы уйдырмаларны түгел, әлбәттә, тынычланыйк.  Әйдәгез, үз тирәбездә күбрәк эндорфиннар бүленсен өчен "уңай кыр" булдырыйк ...Комедияләр һәм кызыклы программалар карыйк, кызыклы  китаплар гына укыйк. Кызыклы уеннар уйныйк.   Йокыгыз туйсын,   чөнки  йокысызлык иммунитетны какшата. Күңелне күтәрә торган фильмнар, матур концертлар карыйк. Ниндидер шөгыль табыйк үзебезгә өйдән чыкмыйча гына.   
  Безне коронавирус белән бәйле борчыган мәсьәлә – өйдә уку- дистанционное обучение.   Шуңа күрә хәзер иң мөһиме — өйдәге укуның  уңай якларын тартып алу һәм куллану. Кризис-ул әле дөнья азагы түгел. Пандемия иртәме-соңмы бетә, ә белемнәр  калачак. Моны укучыларга да, аларның әти-әниләренә дә аңларга кирәк.  Хәзерге вакытта укытучыларга йөкләнеш арта. Дистант  педагогларны да, аларның бик күп балалар белән эшләргә әзерлекләрен дә тикшерә. Укытучы - барысы да уңышлы килеп чыгуы белән кызыксынган беренче кеше, чөнки мәктәп программасын беркем дә гамәлдән чыгармады, аннары нәкъ менә укытучыдан балаларның  белемендә өзеклекләр булмавын таләп итәләр.  Талантлы укытучы өчен карантин - креативлык күрсәтү, стандарт булмаган карарлар табу өчен өстәмә мөмкинлек. Өйдәге уку өчен   Зум,  Скайп, WhatsApp видеоэлемтәләре хезмәт итә.  Әмма бу программалар арасында аерма ни дә һәм нинди очракларда яхшырак Zoom, ә кайчан-Skype кулланырга?   Скайпны  шул очракта сайлау яхшы булачак, әгәр сез даими рәвештә    бер үк кешеләр белән аралашсагыз. Сез аны  шәхси максатларда  куллана аласыз. Ләкин балалар саны аз булган азкомплектлы мәктәпләр өчен ул да кулай дип саныйсым килә минем.    Ә Zoom(Зум) яхшырак видеоконференцияләр өчен, чөнки күп кеше белән эшләү мөмкинлеге бар,  яңа кешеләрне конференц-бүлмәгә теркәмичә генә кертеп була, кешеләр үзгәреп тора ала. Ватсапта да эшли кайберәүләр.
  Җайлы гына шушы җөмләләрне яздым да уйга калдым. Шушы видеоэлемтәләрне үзләштерү өчен күпме чәч агарды инде. Тегеләй кирәк, болай.  Кайсы платформаны сайларга? РЭШ (Российская электронная школа) ссылкаларын куйдык алдан сайтларга.  Дистант укыта  башлаган идек, эшләми ссылкалар, чөнки бөтен Рәсәй утыра анда. Булмады бу. Укучыларны Якласс, Открытая школада  регистрацияләдек.  Мин үзем дә Яклассның администраторы   әле.  Балалар кызыксынып шул платформаларда эшли башлады. Ләкин көне-төне ул анда утырырга да тиеш түгел бит әле. Коронавирус белән бергә  балалар сәламәтлеген дә озатып булмый, җәмәгать. Китте хәзер ризасызлык. Укытучы тегеләй итмәгән, болай. Хөрмәтле әти-әниләр, без дә өйрәнәбез генә бит әле. “Первый блин комом”,-ди урыс. Ләкин көйләнәбез бит. Тырышабыз. Сабыр канатларыгыз сынмасын, үпкәләтмик бер беребезне. Үзара килешик. Кемдер аны хәл итми. Без үзебез. Ялгыш атта да, тәртәдә дә була. Хәтерләсәгез, бер сабак ала торган тарих бар. Бер гаеплене бер төркем кеше  таш  атып җәзаламакчы була. Шуны карап торган берәү әйтә: “ Үзен гомер буе гаепсез дип санаган аңа таш белән орсын”,-ди. Таш ыргытучы табылмый.
  Тагын Сөләймәнгә кайтыйм әле. “Соломоново решение” дигән гыйбәрә дә бар бит әле. Ул - иң гадел һәм зирәк  карар  - үзенчәлекле, үткен, теләсә кайсы хәлдән чыгу юлы.  Сезгә дә бүген шундый карар кабул итүне киңәш итәм.Бергә булыйк- бердәм булыйк.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: