Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер ел вакыт үтеп тә киткән

Якын күршем, абыс­таебыз Зәлфирә Ганиеваның вафатына да 1 ел вакыт узып киткән.

Аның рухына мул табын әзерләп, Сания Шәйхиева Коръән укытты. Сания Зәлфирәне соңгы көненә кадәр тәрбияләде, соңгы юлга озатучы да ул булды. Укыган Коръән кабуллардан булып, Зәлфирәнең рухы шат булып ятсын иде.
Аяусыз үлем иртәрәк алып китте үзен. Йорт-җире, матур бакчалары ятим булып калды. Зәлфирә бик тырыш кеше иде. Кулыннан килмәгән эш юк иде. Мамык шәлен дә бәйләде, башка төр кул эшләренә дә оста иде. Бакчасында барлык яшелчәне дә үстерде, эшсез тормады. Ә бит ул гомер буе укытучы булып эшләде. Балаларны физика фәненең серләренә төшендерде. Аш-суга да оста иде. Яр­дәм сорап килүчеләрне бервакытта да кире бормады. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Зәлфирәне искә алып, хатирәләремне кабат яңарттым. Урыны оҗмахта булсын. Амин.

Җофар Вәлиева,   Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев