Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бер шигырьгә - өч бүләк

Мин , Дилә Нуриева ,гүзәл табигатьле Ары авылы кызы. 4 нче сыйныфта туган авылым мәктәбендә укыйм.

Буш вакытларымда мин үзем генә калып,уйланырга яратам. Шул чакта күңелемдә шигъри юллар туа. Менә бу туган туфракка багышлап язылган шигырем дә өй түрендә тырмашып йөргән тавыкларны күзәткәннән соң туды.

Ниләр генә юк икән туган-ускән туфракта . Язган юлларымны апам белән әниемә укып күрсәттем. Ул аларга да бик ошады. Әнием иҗат җимешемне “Маршлар паркы”на юллап карарга булды.Көннәрдән бер көнне хәбәр килде: мине бүләк алырга чакыралар. Күршем Раил белән бергә бардык. Ул да тузбаш турында кыйсса иҗат иткән икән. Сыйныф бүлмәсе балалар белән шыгрым тулы. “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәре Әхмәтҗанов Рәшит абый җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшыра башлады. Ниһаять, мине дә атады ул. Шигырем өчен III урын! Шулкадәр зур дулкынлану белән Рәшит абый биргән бүләкләрне кулыма алдым. Истәлек өчен бергә фотога төшеп таралыштык. 
Ямьле җәйләрдә рәхәтләнеп ял итеп көч җыйганнан соң, янәдән мәктәпкә килдек. Шулай беркөн тәнәфес вакытында дусларым белән уйнап йөргәндә, ни күрим: мәктәп ишегалдына Рәшит абый белән Гөлнара апа кереп килә. Кычкырып исәнләшкәннән соң, Рәшит абый: “Дилә, сине котларга килдек без”,-ди. Шигырем тагын конкурс аша узган. Рәшит абый ,янә кулымны кысып, диплом белән кесә телефоны тапшырды. Бу вакытта мин үземне күкнең җиденче катында итеп хис иттем.
Бүләк бүләккә ялгансын диләрме, 9 февраль көнне“Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит абый белән Гөлнара апа янә безнең мәктәпкә килделәр. Бу юлы да диплом эләкте. Мәктәбебездә файдалану өчен табигатьне саклауга багышланган бик матур плакатлар да бүләк иттеләр. Олы җанлы, кече күңелле Ашыт тыюлыгы хезмәткәрләренә үземнең олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сау-сәламәт булсыннар, эшләрендә гел уңышлар насыйп булсын иде.

Дилә Нуриева
Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев