Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәрәңгегә агу сиптермәдек быел

Быелгы җәй бик үзенчәлекле булды

Беркая барырга ярамагач, туган авылымнан ерак китмәдем.
Сабантуйлар да булмагач, концерт-театрларга да йөри алмагач, бик күңелсез булды.
Ярый әле, бәрәңге бакчалары бар. Чүбен утап, кортын җыеп узды көннәр. Бәрәңгегә бер мәртәбә дә агу сиптермәдек. Агуланмаган бәрәңге ашарга безгә килегез. Җәйге чорда күңелемдә шигырь юллары да туды әле.
Туган телем –
минем күңелемдә
Туган телем күңелемдә
яши –
Аны мин кадерләп
саклыймын.
Гомерем буе шул телдә
сөйләшәм,
Үз телемә пычрак
атмыймын.
Туган телем күңелемдә
яши –
Һәркем үз телендә
сөйләшсен.
Газиз туган телне
баласына,
Оныкларына да өйрәтсен.

Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев