Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әдһәм абый, күңелне кузгаттың...

Редакциягә килгән бер хат.

«Әтнә таңы» газетасында авылдашым Гайнуллин Әдһәм абыйның гармунчыларны искә алган мәкаләсен укыгач, ихтыярсыздан мәктәп , яшьлек елларына уйларым белән юл тоттым.

Хатирәләрне барлар өчен, кич белән авыл урамнары аша уздым. Безнең авыл зур. Озынлыгы 3 км тирәсе. Әкрен генә атлап барам. Сөенеп һәр йортның тәрәзәсенә күз салам. Матур яши авылдашлар. Тәрәзәләрдә аллы-гөлле утлар җемелди. Яңа елны матур итеп каршыладык. Яңага өмет итеп, имин еллар теләдек. Мәдәният йортларында чаралар туктап тормады. Бар да артист бездә. Тәрәзләрдә дә могҗиза, сихри матурлык.

Безнең чорда да гармунчылар аз түгел иде. Сабантуйларда гармунчыны уртага алып егетләр җырлап әйләнә иделәр. Сабантуйдан соң мәктәп янында кичке уенга яшьләр җыела. Ә уеннар 10-12 көнгә кадәр сузылалар. Анда җыр-бию, гармун тавышы тынып тормый. Яз һәм көз айларында урамда гармун тавышы ишетелсә, димәк кемдер армиягә солдат хезмәтенә китә. Аны егетләр гармунга кушылып, җырлап, урам әйләнеп озаталар. Әниләр-әбиләр капка төбенә чыгып, яшьле күзләрен яулык чите белән сөртеп, сугышлар була күрмәсен дип, хәерле юл теләп озатып калалар. Солдатка китүче егетнең кулында чиккән кулъяулык җилферди.

Шәрәфиев Мансур, Өшкәтәдән Хәбибуллин Рафаэль, Нигъмәтуллин Әнвәр (“Күке” кушаматлы), Шакиров Гомәр, Нәҗмиев Равил, Вафин Хәмит, Хисмәтуллин Хәмбәлләр минем гармунчы классташларым Хәмбәлнең әтисе Галимулла абый оста гармунчы булган. Энесе Хәмит тә уйный. Аларның туганнары "Заһиныкылар" Гарипов Ринат, Самат, Тәлгать тә тарталар гармун күреген. Әюпова Фәния апайның кызы Сәвия дә уйный гармунда. Авылда булып узган урам концертына кайтып чыгыш ясады. Хисамиевларның Равил белән Госман да шәп сыздырдылар. Мин кияүгә чыкканда Равил безнең туйда гармунчы булды. Мин трантаска утырып Түбән Бәрәскәгә килен булып төштем.

Авылда яшәп әле дә гармун сузучылар, Латыйпов Самат, Әптерәхимов Рәшит, Яруллин Наил, Сабирҗанов Фәрит, Кадыйров Рифкать. Болар - оста җырчылар да. Шимбер Рифкать Кадыйров – Бәрәскә кияве. Аны да үзебезнеке дип саныйбыз. Ул да бик күп туйларда, мәҗлесләрдә авылдашларны гармун моңнарын сузып җырлатты, биетте. Яруллиннар - гаиләләре белән гармунчылар. Шулай ук Баһавиев Хәйдәр абыйның өч улы Рафаэль, Таһир, Тәлгать тә шәп уйныйлар. Аларның күршеләре “Титинекеләр” Нәҗмиевләр дә сузды гармуннарын.

Утлам суын эчеп үскәнгәме Гатауллин Рөстәм, Шакиров Рамил дә күршеләреннән калышмыйлар. Садыйков Габделбәр, Хәбибуллин Камил, Дәүләтшин Фәрит, Садриев Хәмит, Садриев Габделәхәт, "Мәгес" Анвәре, "Торна" Илфары, "Васби" Альберты, "Кәчтер" Илсуры, "Мелдер" Хәмите, Низамов Ринат, Абдуллин Равил, Хәкимҗанов Габделбәрләр  - гармун төймәләрен биеткән егетләр.

Күршебездә Шәрәфиев Анвәр абый уйнаганын сокланып күзәтә идек. Аның улы Айрат 5 яшендә уйнарга өйрәнде. Аны, хәтта, гармуннан башы да күренми иде.

"Канзафар" Гөлнарасының абыйлары Гомәр, Расих, Хәйдәр, Сибгатуллиннар, Мәгъсүмов Расих, Радик, Дәминов Рубис, Фәйзерахманов Данил, Хәбибуллин Рафаэль, Мөхетдинов Илгизәр, Илфар  - Өшкәтәнең гармунчы егетләре.

Элек магнитофоннар, аппаратуралар юк иде. Мәктәптә укыганда озын тәнәфестә гармунга кушылып җырладык, биедек, түгәрәк уеннары уйнадык. Егетләр бер дә ялындырып тормадылар. Рәхәтләнеп гармунда уйнадылар. Яшь вакытта җомга көннәрдә клубта танцы көне. Рәхәтләнеп вальс әйләнәбез. Тузан күтәрелгәнче, Абрар абый куып кайтарганчы татарчага биибез. Егетләрнең әле берсе, әле икенчесе гармун сыздыра. Менә безнең мәктәп еллары, яшьлек шулай узды.

Безнең дә сагынып искә алырлык гармунчыларыбыз бар икән. Инде арабыздан ахирәткә күчкәннәре дә бар. Бу язмам аларга дога булып барып ирешсен. Кемнәрнедер искә алмасам зинһар үпкәләмәгез.

Асия Вәлиуллина,

Бәрәскә авылы.


Фото Бәрәскә мәдәният йорты альбомыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев