Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

" Дога ул өстәл чүперәге тугел..." - кайтаваз

“Икенче хатын булырга тәкъдим ясагач, яулыкны салдым” - Интертатта басылган мәкаләгә бу фикер. Укыгыз әле...

Яулык ябып йөргән кеше динле, ябынмаганы динсез, дигән сүз юк. Яулык ябынмыйча да, ихлас намаз укып, дин кушкан тәртип белән яшәп була.

    Эш күңел чисталыгында. Андыйлар куп. Шулай дөресерәктер дә. Безнең борынгы татар хатын-кызлары төренеп, абынып егылырлык озын күлмәкләр кимәгән. Чөеп ак яулык бәйләгән. Дин дип, үзебезнең милли татар кыяфәтебезне бетереп барабыз кебек. Мин дини, дип кычкырып йөрү дә килешми. Бер заман (90нчы еллар) хәтерлисездер "татар, татар" дип кутәрелучеләр куренде. Фәузия Бәйрәмова бик куп чыгышлар ясады ул чакта. Чыгуга, дога укый торган гадәте дә бар иде. Минем әни бер дә хуп курми иде моны: " Дога ул өстәл чүперәге тугел, аны теләсә кайсы жирдә селкеп йөрмиләр", - ди торган иде.

Шуны әйтәсем килэ, бу информацияне биреп бик дөрес эшләгәнсез, бәлки куптән кирәк булгандыр. Яшь чакта кемгәдер охшарга тырышу була инде ул. Гаеп эш тугел. Әти-әни дөрес киңәш бирергэ тиеш. Яшьлек узе гузэллек. Бәлки аны яулык астына куммәскәдер. Диндә иң мөһиме ихласлык булгач, яулыкны тугел, куңелне, иманны чистартыйк!

Сания Батршина,

Күлле Киме авылы, укытучы.

Сүрия Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев