Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дөрес юл сайлавыма тагын бер дәлил

Көне буена җыелып килгән тойгыларымны бер кочакка җыеп, әле моңарчы күрмәгән, нәрсәдер җитмәгән күңелдәге бушлыкны томалап алган бер өермә рәхәт хәләтне язмый кала аламмы соң?

Ничә яшемә җитсәм дә, мондый борынгыдан килгән йоланы минем әле күргән булмаган икән. Дөресрәге, булган:инстаграм аркылы, ниндидер интернет челтәре, телевизор аша. Ә менә шул дөньяда үзем кайнап, шуны кайнатучылар рәтендә әле булганым булмаган. Дөрес юл сайлавыма тагын бер дәлил.
Берсүзсез, бик борчылдым.... Кемнәрне генә гармунда уйнатырмын да, кемнәргә генә ат белән йөрергә сорармын диеп, баш ватып йокламаган төннәрем дә көннәрем дә аз булмады.
Үзеннән үзе юлларыма очраган күк, ярдәм кулы сузган Ришатка рәхмәтем чиксез минем. Дусым авылында чын мәгънәсендә бердәм халык яши. Ат белән идарә итү, аның белән уртак тел табу, күпме халык алдына чыгару җайлы эш түгел.
Гармунчыбыз Рәшит абыйны Җегелдегә төшеп эзләдек. Рәхмәт яугыры, үзе җырчы, үзе гармунчы булып чыкты. Гармун уйнаганда, минем күңелнең әллә ничә төрле кыллары да яши башлый кебек. Сүзләрен белсәмме диеп, кычкырып җырлыйсы килде... Рәхмәт, Рәшит абыйга, авылны кереп, чыкканчы гармунын тартып, безләргә бәйрәм рухын тудырганы өчен.
Сүземне тыңлап, минем белән беррәттән киенеп чыккан Дусымның асыл егетләрен язмый калдыра алам мени? Гөнаһ булыр. Рәхмәт, егетләр! Колганы тотып, бәйрәм белән котлап, күкәй җыеп йөрделәр!
Арбадагы балалар "Иске Бирнә!-диеп кычкырды. Әле тагын бер миңа тансык булган сүз:" Өстегезгә менмибез! "... Эх, үзем балачакка кайткан күк булдым.
Алдан чапкан балалар һәрберсе пакет тотып, кәнфит җыйды. Бүләкләрен биреп, һәрбер кеше капка төбендә безне көтә иде. Язып та, аңлатып булмас күк бу мизгелләрне.
Авылда яше дә, карты да өзелеп көтә бу бәйрәмне! Урамда шулкадәр күп кешене зур бәйрәмнәрдә дә күреп булмас иде.
Авылыбызны чыгып киткәндә безне тәмле чәе, без кечкенә чакта ашый торган таба печеньесы белән Кәүсәрия апай көтеп тора иде. Ул печеньеның тәме, дуслар, бүтән юктыр. Ул чәйнең баллылыгы бөтен арганны юып, ниндидер бер илаһи көч өстәгәндәй итте.
Уңган халык сез! Булган халык!
Һәрберегез гүя, нур чәчә!
Инде сезнең һәммәгезне дә
Көтәбез без Сабантуйларда!

Альбина Хакимова, Дусым мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев