Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз
Минем әтием Рамил исемле. Ул алтын куллы кеше, Әйшияз, Каенсар якларында, гомумән, Әтнә төбәгендә аны белмәүчеләр сирәктер.
Әти ватылган машиналарны төзәтә, техниканы яхшы белә, киңәш сорап та күпләр килә аңа. Зур, кечкенә машиналарны да карый ул, «КамАЗ» һәм комбайннарны да төзекләндерә. Күп техниканы төзәткән инде ул. Ул бик төгәл, һәр яктан миңа үрнәк. Ир егеткә хас сыйфатлар күп анда. 1982 елда ул Армия сафларына чакырыла. Аны Германия Демократик Республикасында үтә. 1984 елга кадәр, хезмәт иткән дәвердә, берничә мәртәбә отпуск бирелсә дә, берсендә генә алып, ял итәргә кайта. Армиядә старшина званиясендә була, аңа бирелгән Мактау кәгазьләре әле дә саклана. Әти элемтә ротасында йөртүче булып хезмәт итә. Мондагы бөтен техниканы карап тора. Эшен бик яратып, белеп эшли, хезмәте тәмамлангач та, ротаның технигы булып калырга чакыралар. «Туган якны нык сагындым, анда калмадым», – ди әтием. Армиядә хезмәт иткәндәге истәлекле вакытларны безгә дә сөйли. Элеккеге хезмәттәшләре, иптәш егетләре белән хәзер дә элемтәдә тора, аралаша, язышып тора. Мин дә, егет кешегә күп һөнәрләр белергә кирәк дип саныйм, әтигә булышырга тырышам. Әтием белән горурланам. Ул минем өчен бар яктан үрнәк кеше.
Закиров Илхам, Күәм урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев