Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Фән белән шөгыльләнү – иблис эше?

Җәүдәт Мәгъсүмов, Олы Әтнә авыдлы

“Акчарлак га­зе­тасынының 2019 ел,  28 февральдә чыккан  санының 9 битендә  басылып чыккан шул  исем­дәге мәкаләдә (анда сорау  билгесе  куелмаган)  түбәндәге  сүзләр  язылган: “Фән  еш  кына  дини  тәгълиматларга  каршы  килә. Шуңа  күрә әүвәл  заманнарда  аны  “Иблис  вәсвәсәсе” дип атаганнар.
Галимнәрне  алдакчылар һәм шайтан  хезмәтчеләре дип санаганнар. Италия физигы  һәм астрономы Галилео Галилей, мәсәлән, күктәге йолдызларны өйрәнү  өчен телескоптан файдаланган, чиркәү исә  моны  зур  гөнаһка санаган. 1633 елда  Галилей  Җирнең  Галәмнең  үзәге  түгеллеген, аның  Кояш  тирәли  әйләнүен  әйткәч, галимне  дингә  каршы  баруда  гаепләгәннәр, фәнни   хезмәтләрен  тыйганнар, үзен  гомер  азагына  кадәр  үз  йортында  тоткынлыкта  яшәргә  мәҗбүр  иткәннәр”.
Әлбәттә бу булган  хәл, тик Галилей  чынлыкта  ул  сүзләрне  үзе  әйт­мә­гән,  аның  “Дөньяның  ике  системасы турында  сөйләшү” исемле  китабында  берничә  кеше астроном  Птоломейның  библиягә кергән  ялгыш  фикерләренә  ышанган  хәлдә  монах, поляк  математигы һәм  астрономы  Николай  Коперникның  хезмәте, Галилейның  ачышлары  белән  таныш  булган  кеше  белән  бәхәсләшәләр. Джордано (монахлыкка  кадәр  Филиппо)  Бруноны,  Иоганн  Гусны  һәм  күп  миллион  башка  кешеләрне  инквизициянең  утта  яндырып  үтергәнен  яхшы  белгән  Галилей  шулай  итеп  кыек  атып  туры  тидерергә  тырышкан.
Рим  папасы  белән  элекке  дуслыгы  булмаса, аны  да  яндырып  үтергән  булырлар  иде.
Рим  Папасыннан  пасха  көннәрен  төгәл  билгеләү  өчен  календарь  төзергә  заказ  алган  Николай  Коперник  утыз  ел  буе  күк  йөзен  күзәтә,  аның  математик  исәпләүләре  Җирнең  һәм  башка  планеталарның  Кояш  тирәсендә  әйләнүен  күр­сәтәләр. Ул галим Кояш­ны  бер  урында гына  тора  дип  уйлый, Җир  Кояш  тирәсендә  әйләнергә  мөмкин  дип  яза, инквизициядән  куркып  китабын  бастырып  чыгармый. Коперник  үлгәч  аның  китабын  шәкертләре  бастырып  чыгаралар, Галилей  ачышларына  кадәр  башлыча  математик  исәпләүләрдән  торган  ул  китапны  математиканы  белмәгән  цензура  тыймый. Руханилар  физиканың  кайбер  законнарын  ачкан  инглиз  галиме  Исаак  Ньютонны,  башка  галимнәрне  дә  эзәрлекләгәннәр. Нью­тонның  беренче  законын  аңа  кадәр  шулук  Галилей  ача, мәтъбугатта  бастырмый. Ә  аңа  кадәр  ул  инерция  законын   Көнчыгыш  галиме  һәм  табибы  Әбүгали  Хөсәен  ибн Сина (Авиценна)  үз  хезмәтләрендә  язып  калдырган. Поляк  мил­ләтеннән булган Рим  Папасы  Иоанн  Павел II (Карел  Войтыла)  исән  вакытта Галилейның  ачышларының  дөрес  булуын  танып  чиркәү  исеменнән  гафу  үтенде. Галәмдә  Җир  белән  бергә  тереклек  булган  башка  урыннар  булуы  турында  сөйләп,  күпләрне  бәхәстә  җиңгән  Джордано  Бруноны  да  чиркәү  кайчан  да  булса  акларга  мәҗбүр  булыр,  ул  монах  бит  шул  фикергә  монастырьдагы  китапханәдә  булган  китап­ларны  укып  килгән  булырга  тиеш. Ватикандагы  мәгарәләрдә   85  километр  озынлыктагы  киштәләрдә  шыплап  тутырылган  борынгы  китаплар  саклана,  алар  арасында  Бруно  укыганнары  да  бардыр. Бары  тик Папа рөхсәт  иткән  китаплар  белән  бик  аз  галимнәр  генә  таныша  ала, руханилар  күп  серләрнең  дөньяга  чыгуын  әлегә  теләмиләр. Мәсәлән  христиан  динендә  Иисусны  туганы  Иуда  30  көмеш  акчага  римлыларга  саткан  дип  исәплиләр, ә  күптән  түгел  Мисырда  табылган  Иуда  евангелиясендә (инҗилендә) Иисус  Христосны (Исаны)  туганы  Иуда  аның  үзенең  үтенече  буенча  барып “чакканлыгы”  язылган.  
Ә  руханилар  моны  танырга  теләмиләр...

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев