Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гореф-гадәтләребезне онытмыйбыз

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.

Гөлфия Камалиева, Олы Бәрәзә авылы
Милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләү бәйләгәннәр, җеп җерләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Шушы милли йолаларыбызны яңарту максатыннан Олы Бәрәзә мәдәният йортында һәр атнаның чәршәмбе кичендә "Яшь күңелле өлкәннәр" берләшмәсе эшләп килә. Кичке эшләрне тәмамлап апалар кул эшләрен тотып мәдәният йортына агылалар. Бәйләү бәйләп, күңелле уеннар уйнап ике сәгать вакыт узып киткәне сизелми дә. Ә аннан соң сый-нигъмәт белән сыгылып торган табын артында чәй эчәләр. Бер очрашуыбызда Нигъмәтҗанова Нурсия карабодай оныннан искиткеч тәмле ипи пешереп алып килгән иде. "Яшь күңелле өлкәннәр" берләшмәсе киләчәктә дә дәвам итәр, ярты юлда тукталып калмас, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев