Әтнә таңы

Иң авыр хезмәт ияләре

“Хөкем итү – бик җаваплы эш” дигән фикердә кайттылар Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары Әтнә район суды бинасыннан.

Бу фикерне аларда судья һәм суд хезмәткәрләре белән  берлектә уздырылган уен формасындагы суд утырышы тудырды. Бик кызыксынып катнашты балалар.


Башта суд бинасы белән таныштыру экскурсиясе узды. Балаларны суд бинасының эш тәртибе, стенд­лардагы мәгълүматлар белән һәм үз хокукларыңны яклап ничек мөрәҗәгать итәсен бәйнә-бәйнә аңлатты Әтнә район суды администраторы Шакиров Дилүс Фирдүс улы.
Экскурсия кысаларында Әтнә район суды рәисе Назмиев Азат Фәрит улы  укучыларга Әтнә хөкем йортының тарихы, хәзерге көндәге эшчәнлеге: төзелеше һәм нинди эшләр шушында каралганы турында сөйләде. Шулай ук укучылар нинди гамәлләр хокук бозу, ә ниндиләре җинаять булганын да анлап калдылар.
Профессия сайлау өчен дә файдалы булгандыр бу чара. Судья, прокурор, адвокат булу өчен кайда белем алырга һәм, әлбәттә, инде нинди фәннәрдән экзамен бирергә дигән сорауларга да җавап тапты укучылар.
Иң кызыклысы – суд хезмәткәрләре каршында үзләрен суд утырышы катнашучылары сыйфатында сынап карау булды егет-кызлар өчен. Бик тырышып һәм чын мәгънәсендә суд утырышы итеп башкарылды бу чара. Суд процессын эчтән аңларга, анда катнашучыларның вазифаларын өйрәнергә һәм үз хокукларыңны яклый белергә өйрәтте.
Иң авыр вазифа кемнеке дигән сорауга бертавыштан  «Судьяныкы» дию, укучыларда судья хезмәтенә, кануннарга карата хөрмәт тәрбияләде.

Реклама

Фәнис Хәкимҗанов, Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: