Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызымның ихтыяр көченә сокландым

Рифат Габидуллин, Яңа Кенәр авылы

«Сельхозтехника»­ның Кенәр бү­лек­чә­сен­дә эшли башлаган ел. Фатирда Гәффә апада торам.
Атна ахырында авылга, гаилә янына кайтам. Апрель аенда Кызыл Яр белән Кызыл Утар авыллары арасында юл бөтенләй өзелгәч, Кызыл Яр авылыннан Яңа Шашыга кадәр җәяүләп кайтыла. Каршы алырга да машина Кызыл Ярга кадәр килә. Арча педагогия училищесында укучы кызым Рания шимбә көнне автобус белән Яңа Кенәргә кайтып, миңа иярә. Кичке алтыдан соң, урман полосасына җиттек. Кызыл Утарның авыл башына турылап, тирәнәйтеп плос­корез белән эшкәртелгән басу аша үттек. Басуда әле кар эреп бетмәгән иде. Калган юлны басу юлы буйлап кайттык. Озын балтырлы итекләр исән-имин алып кайтып җиткерделәр.
Дүшәмбе көнне иртәнге дүрттә өйдән чыгып киттек. Сәгать ярым эчендә без Кызыл Утар авылы башына барып җиттек. Мин Раниянең фикерен белер өчен: «Кызым, кайдан китик икән. Турыданмы, әллә басу юлыннан әйләнебрәк барыйк микән?» – дип сорадым. Кайтканда турыдан узу уңышлырак тоел­ган иде. Шуңадыр, Рания турыдан баруны сайлады. Гадәттә иртәнге якта җир ныграк булуны истә тотып, кайткан эздән барырга булдык. Кырга кереп аз гына баруга, аякларны җир суыра башлады. Бик ерак киткәнче юлга борылырга киңәш итүемә: ™Әти, баткалаганчы тизрәк үтсәк яхшырак булыр. Бер урында озак торсаң, тирәнрәк батасың», – дип җаваплады. Мөмкин кадәр тизрәк атларга тырышып, алга баруы­бызны дәвам иттек. Мин эчтән генә үземне сүгеп бардым. Үзем ерып чыга аласыма ышанам. Әгәр юлдашыма ярдәм итәсе булса?.. Тапталган юлда аякларны суырмый бит. Басуның яртысын узганда без инде шактый җылынган идек. Шулай да юлдашымның үзен ничек хис итүен сорадым. «Каршылыкларны җиңәргә үзең өйрәттең. Тырышсаң, теләсә нинди авырлыкны җиңеп була. Илһамга безне көтеп торырга туры килмәс», диде булачак укытучы. Ул дәрескә дә соңга калмаячак. Аның ихтыяр көченә сокландым. Машина белән безне алырга килгән Илһам Кызыл Яр авылы кибете янында көтеп тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев