Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Изге җаннар миңа юлдаш булды

“Саулык-зур байлык” – мәкаленең асылын үзең бик каты авыргач кына аңлыйсың.

Авыру миңа уйламаган җирдән килде.  Башта, “Үтәр әле”, – дип больницага бармыйча да йөрдем. Адәм баласы шундый бит инде ул, килеп терәлгәнче йөри дөнья мәшәкате белән алданып. Һаман да хәлем уңайланмагач, авылыбыз фельдшеры Ахунова Лилияне чакырттык. Ул, һәрвакыттагыча, минутын да авыштырмыйча, килеп җитеп, миңа кирәкле ярдәмне күрсәтте һәм больницага барырга кирәклеген әйтте. Икенче көнне үзебезнең Әтнә больницасына киттек. Анда минем кебек авырулар өчен аерым бүлек бар, кабул итү бүлмәсе махсус әзерләнгән.
Бөтен кирәкле анализлар алу шушы бүлмәдә башкарыла. Хәлемнең авыр икәнлеген күргәч, врач-терапевт Ринат Мәхмүт улы мине шунда ук  кабул итте. Бу олы йөрәкле табибта берничә тапкыр дәваланып чыкканым бар. Үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы яхшы табибларның берсе ул. Бу юлы да шулай булды. Анализларга нәтиҗә ясаганнан соң, мине “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән Казанга җибәрделәр. Машина шофёры Илфат Шәрәфиев һәм шәфкать туташы  Гөлсинә Нургалиева озата бардылар. Ул ханым турында нинди генә җылы сүзләр әйтсәм дә аз булыр сыман. Тиешле урынга китереп җиткергәнче мине гел кайгыртып торды,  хәлемне җиңеләйтергә тырышты, кирәкле урыннарга җитәкләп йөртте. Казан больницасына   урнаштыргач, соң гына кайтып киттеләр. Кайтып киткәч тә Гөлсинә ханым хәлемне гел сорашып торды.  Ходай рәхмәте белән яхшы табиблар кулына эләктем. Шул вакытта да Әтнә больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова Казан больницасы белән белән элемтәдә торып, хәлемне сорашып торган.  Хәлем бик авыр иде, комада яттым.  Гаиләмә, туганнарыма бик авыр  бу вакытларда минем турыда хәбәр итеп,  рухи яктан олы терәк булып торган табибә.

Хәзерге вакытта мин өйдә торып дәваланам. Бүген дә Әтнә  табиблары  сәламәтлегем турында кайгыртып торалар.

Терапевт Ринат Мәхмүт улы үзе өебезгә килеп минем сә­ла­мәт­легемнең торышын тикшереп, дәвалану буенча үзенең киңәшләрен биреп китте. Аллага шөкер, хәлем яхшыруга таба бара. Әнә шундый гомерем кыл өстендә торган мизгелләрдә минем өчен кайгыртып торган гаиләм, дусларым, якыннарым булу, табибларның миңа карата игътибарлылыгы сәламәтлегемнең көннән-көн ныгый баруына зур этәргеч булды. Минем сәламәтлегем өчен үзләреннән зур өлеш керткән табибларга – Ринат Мәхмүт улына, Гөлия Фәрит кызына, учас­ток терапевты Гөлгенә Фәрхәт кызына, фельдшер Лилия Ахуновага, Гөлсинә Нургалиевага, шофер Илфат Шәрәфиевка иң изге, ихлас теләкләремне юллап калам. Минем өчен ут йотып, Аллаһы Тәгаләдән көн-төн минем исәнлегемне  сорап дога кылып    торган әниемә, гаиләмә, абыемнар-апамнар гаиләләренә, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма,  хезмәттәшләрем – Яңа Шашы мәктәбе коллективына, кадерле укучыларыма, аларның әти-әниләренә, мәгариф бүлеге профсоюз җитәкчесе Раилә Фоат кызына, Кышлау авылы халкына, күршеләремә бик тә рәхмәтләмен. Минем  сәламәтләнеп аякка басуымда сезнең өлешегез бик зур КЕШЕЛӘР. Беркайчан да авырмыйча, тормышның матурлыгына сокланып яшәгез!
Сөләйманова Наилә,                     Яңа Шашы мәктәбе укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев