Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кар кирәкме - Арыга барыгыз!

Исәнмесез, хәерле иртә яраткан гәҗитебез "Әтнә таңы".

Безне борчыган сорауны гозеребезне сездә тыңлап карагыз әле. Нигә Ары авылы урамнары кардан чистартылмый икән беләсе килә иде. Хәзер бездә фермалар бетеп хәрәбә хәлгә калгач авыл халкының кирәге калмады дип уйлыйлармы икән түрәләр. Авыл әле бетмәгән  авылдан читтә булса да гөрләп торган мәдәният йортыбыз, мәчет, кибет, Фап бар. Шул рәттән мәктәп балалары укырга йөри,ул автобус йөртүче адәм түземле кеше икән (исемен белмим). Кая килеп эләктем дип уйлыйдыр. Бер елны авылны кар күмгәч ТНВ каналы килеп сюжет төшереп киткәннән соң бик әйбәтләп арчып биргәннәр иде. Кичә районда,авылларда кар чистартканнарын күреп сөенеп кайткан идем. Ә безнеке шул килеш... Бүлеп бирелгән акчалар,узара салымнан җыелган акчалар кая китә икән соң. Авыл халкын борчыган сорау иде бу, зинхар дөрес аңлагыз. Минем кем икәнемне күрсәтү кирәмәс. Бик авыр заманда яшибез. Гозеребезне күтәреп чыгып уңай нәтиҗәсе дә булса сезгә бик зур рәхмәт әйтер идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев