Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелдә – бер дә онытылмый

Без тулы гаилә – әби, әти-әни һәм 3 бала. Бабай 1953 елда вафат булган.

Аның уң кулы 6 бармаклы, исәнләшкәндә: «Син бишне бирсәң, мин алтыны бирәм», – дип исәнләшкән. Шуңа күрә аны 6 бармак Зариф диеп йөрткәннәр. Безнең бәрәңге бакчасы башында күл бар. Хәзер ул күлнең суы качкан. Без бала вакытта шунда су коендык, чиләк-көянтә белән су ташып яшелчәләргә сиптек.
Әби ул күлнең хуҗасы бай кеше булуын, аккошлар йөзеп йөргән диеп мавыктыргыч итеп сөйли иде.
Күлнен төбенә имән такталар җәелгән, тирәнлеге 2 ат дилбегәсе озынлыгы дия иде. Әбиләр бодай юарга байдан рөхсәт сорап кергәннәр. Камышлар арасына качкыннар яшеренгән дип өсти иде. Әллә чын, әллә безне шүрләтер өчен әйткән. Күршедә Саттарова Гөлчирә апай яшәде. Кышкы озын кичләрдә ул безгә кич утырырга керә. Аның тавышы моңлы, йомшак. Мин беренче мәртәбә «Йосыф-Зөләйха» кыйссасын Гөлчирә апай авызыннан ишеттем. Әбием Гайниҗамал Кече Өшкәтә кызы. Алар гаиләдә 7 кыз булалар. Имана җире бер әтиләренә генә бирелгән. Әтиләре кызларына: «Кияүгә кем сорап килсә дә бирәм», – дигән. Әбине Бәрәскә егете Гарифуллага бирәләр. «Николай» сугышы башлана. Бабай сугыштан кайтмый, әби 6 айлык авырлы булып кала. Әбине, «Киленне читкә җибәрмибез дип энесе Зарифуллага бирәләр. Аларның 9 балалары була. 3се төрле чирләрдән үлә. Әтинең 5 туганын яхшы хәтерлим. Безнең бакча бик ташлы. 5-6 яшьлек вакытта әти-әни бакча казыганда безгә чиләккә таш җыйдырталар. Анда нинди генә ташлар юк, шаккатмалы. Төрле-төрле төстә. Чәчәкле-бизәкле, төрле формада. Без аларны уенчык итеп уйнадык, Безнең бакча урынында байның сарае булган. Колхозлашкачмы, әллә аңа кадәр үк ул сарайны Әтнәгә, Күәм ягына күчереп салганнар. Ул матур бизәкле ташлар шул сарайдан калган истәлекләр икән. Соңгы олауларга кирпечләрне төяп бетереп, кузгалабыз дигәндә, атлар үзләреннән-үзләре туарылып беткән диеп әби белән Гөлчирә апай гел аптырап искә алалар иде. Ул бай кем булган, исемдә калмаган, әллә әби үзе дә белмәгән. Төп нигездә яшәгән киленебезгә бәрәңге утыртышырга менгәч әле дә сирәк-мирәк андый ташлар очрый. Миңа да хәзер 65 яшь. Фәрт абыйларның бакчасында 3 алмагач, 6 шомырт. Берсенең алмасы – төче, 2сенең алмасы – тәмле. Шомырты вак, авызны бөрештерә. Ә менә безнең бакчадагы шомырт, андый хәзер бар микән, үзе тәмле, эре, авызны да бөрештерми. Әби аны безгә җыйдыртып күәс чиләккә салып бозга төшереп куя, 1 өлешен киптерә. Аннан соң аз-азлап кына безгә бирә. Кипкәнен кыш көне кулландык. Ул шомырт тирә-юньдәге барлык балаларга да җиткәндер. Әбинең бәрәңгене таптыйсыз, агачны сындырасыз дигән сүзләрен колакка да элмичә, шомырт агачына маймыллар кебек ябырылабыз. Котдүс Кәүсәриясе белән Фәрт абыйлар ызанында чиялек. Чиясе күп булмаса да, безгә авыз итәргә җитә. Бу агачлар барысы да байдан калган. Сәмигуллин Дамирлар бакча башында иске май заводы. Аның җитәкчесе Шамак Мәдинәсе. Без, балалар шунда аяк астында чуалабыз. Мәдинә апай безгә брынза алып чыгып бирә. Ул пачкалы маргарин зурлыгында, әмма тозлы. Ашап карыйбыз да, ташлыйбыз. Күршебез бәбәй Мөнәвәрәсе дә шунда эшли. Ул да бирә. Аныкы тәмле. Иске  май заводын сүтеп ферма капкасына каршы якта кирпечтән яңасын төзеделәр. Ни өчендер ул озак эшләмәде. Хәзерге хоккей мәйданчыгы булган урында балалар бакчасы. Мин балалар бакчасына теләп йөрдем. Бакча мөдире Рәшидә, тәрбиячесе Раилә, пешекче Фәйрүзә апайлар. Бәйрәмнәрдә Ракипов Фоат абый гармунда уйный. Бакчада йөргәндә колхозның  яшелчә бакчасына экскурсиягә бардык. Помидор, аз булгандырмы – безгә 1әр кыяр бирделәр. Балалар бакчасы белән янәшә роддом. Анда акушерка Әхмәтҗанова Тәнзилә, ярдәмчесе Әхмәтшина Гаишә. Тәнзилә апа рус кызы. Авылга юллама белән эшкә килгән. Әхмәтҗанов Камил абыйга кияүгә чыгып ислам динен кабул итә. Аның кабере дә авыл зиратында. Роддомга каршы якта иске медпункт. Бәрәскә халкына Шамкина Кәшифә апай бик күп хезмәт күрсәтте. Аның эшен Гыззатуллина Кәүсәрия апай дәвам итте. Санитарка булып әнием Мәрьям эшләде. Әтнәгә Сырдарья апайга күренергә барсаң: «Нәрсәгә монда килдең, Бәрәскә халкына профессорлар хезмәт күрсәтә», диеп Кәшифә апай белән Кәүсәрия апайның хезмәтен әнә шулай зурлап бәяли иде. Иске таш мәчет клуб хезмәтен үтәде. Садриев Әбрар клуб мөдире, аксак Нуретдин киномеханик, Фоат абый гармунчы һәм художник. Өлкәннәргә кино билет бәясе – 20, балаларга 5 тиен. Безнең өй клуб янында гына. Клубка концерт-театрлар килә. Артистларны фатирга кертәләр. Безгә бушка концерт карау бәхете эләгә. Әле сайлаулар я клубта, я мәктәптә уза. Сайлау көн чын бәйрәм. Комиссиядә утыручыларны кайсы да булса колхозчы өстәл әзерләп кунак итә. Каршы килү юк. Иске мәчет белән роддом арасында ММС (мелиорация) дигән оешманың конторасы. Гаражлары югарыда. Анда Кирам хатыны Зоя, Виктор дигән инженерлар эшләде. Кечкенә вакытымда әниләрнең утламда, ферма ягында сәмән кирпеч сукканнары, аны кояшка кибәргә өеп куйганнары күз алдымда калган. Ферма артында салам түбәле тавык фермасы. Анда Мөршидә апай белән Җиһаншина Марзия апай эшләде. Конюшня артында бәрәңге базлары, вак бәрәңге салыр өчен траншеялар тезелеп киткән. Югарыда да амбар ишек алдында базлар. Хәзер боларның берсе дә юк инде. Югарыдагы базлар янында тегермән. Анда озак еллар Дәүләтшин Вәли һәм Әхмәтҗанов Габделхак абыйлар эшләде. Каенлык зиратыннан ерак түгел үләннәрдән гранул ясый торган завод. Биктимеров Илнарлар яшәгән йорттан өстәрәк «Сельмаг» дигән кибет. Ул кибеттә ни кирәк, шул бар. Сатучысы Җиһаншина Бәһрәмия апай.
Ул елларда тавык йомыркасы җыярга план бирәләр.
 Әнинең Бәһрәмия апай белән өйдән-өйгә кереп җыеп йөргәннәрен беләм.  Әхмәдуллин Илдарлар йорты белән янәшә картлар йорты. Анда ялгыз калган өлкәннәр тәрбияләнә. Тирә-як авыллардан да китерәләр. Аларга сәпәй Галиясе һәм Гыйниятуллина Мәрьям апалар хезмәт күрсәтте. Сабитов Госманнарга каршы таш  кибет. Сатучысы Шакирова Бәдәр. Югары авылда кибет клубның аскы катында. Кибетчесе Әхмәтшин Ибрай, аның эшен Сафина Фатыйма дәвам итте. Хәзерге балалар бакчасы урынында зур библиотека. Анда күршебез Гыйльфанова Гәффә апай. Китапны укырга аласың, китергәч Гәффә апай эчтәлеген сөйләтә, ертылмаганмы, пычрак түгелме тикшерә, аннан соң гына икенче китапны бирә. Ленин турында 5 китап укысаң карточкаңа 1 йолдыз ябыштыра. Хәзерге агач мәчет урынында колхоз идарәсе. Шул бинада авыл советы, почта, коммутатор. Идарә каршында әле радио­узелы да эшләде.  Авылдагы яңалыклар халыкка радио аша җиткерелә. Балалар көче белән кечкенә генә концерт куе­ла. Радио булганчы идарәдә дежур тору бар. Идарәнең шунда ат сарае. Анда Сәгъдиев Гани абый атларны тәрбияли. Тарантас, арба-чаналар һәрвакыт төзек, тәртиптә, идарәгә каршы якта колхозның склады. Колхозның байлыгы шунда. Анда Сәмигуллин Шәрипҗан. Колхозның зур алма бакчасы. Сәгъди бабай белән Хәбибуллин Камил абый агачларны тәрбияли. Каравылчы – «Дунай Хидияте». Көчле салкыннарда агачлар өшеде. Хәзер анда шаулап-гөрләп Сабан туйлары уза. Авылда ике урында пожарный часть. Берсе Якуп Фәниясе белән югары зират арасында, икенчесе солдат һәйкәле торган урында. Биек каланчалары бар, бочкаларда су тулы, атлар әзер. Авылда баганаларда тимер кисәкләре элеп куелган, ут хәвефе чыкса, шул тимергә сугып, хәбәр бирәләр. Пожарный ирләрнең яратып җыела торган урыны.  Аларның җитәкчеләре (таз) Гайнетдин абый, авылның  хуҗа Насретдины – Ласки Рашидәләре белән Каюм абыйлар арасында күл. Авылның гомуми мунчасы да шунда күл янында. Авылның мәктәбе шул ук урында. Ике агач бинасы бар. Классларда тимер мичләр, утын ягып җылытыла. Мәктәптә идән юучы булып эшләгән Файзә апай мәктәп, ишек алдындагы кечкенә генә өйдә 2 кызы белән яшәде. Клубта укытучылар төрле темаларга лекцияләр сөйли. Үз көчләре белән концерт-спектакльләр куялар. Кадыйров Нур абыйның чыгышын көтеп ала иде авыл халкы. Хәзерге медпункт артында ком ала торган урын. Ул ком базы диеп йөртелде. Аннан ком алганда бик күп тарихы ядкарьләр табылып мәктәп музеена тапшырылды. Сугышчыларның тимер  күлмәкләре, сөнгеләр, шлем, гөрси, тагын мин белмәгән сугыш кораллары. Мәктәп музеенда мамонт теше дә бар иде. Хәзер алар кайда икән?
Авылны чыгып китәм дигәндә ветпункт. Ветврач Садриев Абдулла абый, ярдәмчесе Нигъмәтҗанов Шәрип абый. Өлкәннәр сөйләве буенча шул тирәдә бойня да булган. Җомы Габделбәрләре янында тимерче алачыгы. Әти ат җигеп эшләүче. Атларны шунда дагалыйлар. Хуҗалык өчен кирәк-ярак шунда эшләнә. Тимерчелек янында сай гына чишмә. Авылда утлам якта, югарыда «Акый» чишмәсе. Коелар саны да аз түгел. Хәзер һәркемнең өенә су кергән. Асфальт юллар. Капка төпләрендә чәчәкләр. Күңелгә иң якыны авылымда хезмәт сөйгән, эштән курыкмаган авылдашларым яши. Һәркайсыбыз да исән-сау булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев