Әтнә таңы

Күңелем белән кабул итә алмыйм

Авылның ир-егетләре белән очрашканда еш кына: “Кайда эшлисең?” – дип сорыйм. Кайберсе: “Шәһәрдә, каравылда”, – ди. Әдһәм ГАЙНУЛЛИН, Бәрәскә авылы

Реклама

Миңа үпкәли күрмәсеннәр, тик күңелем белән кабул итәсем килми аларның каравылчы булуын. Авыл тормышы белән тәрбияләнеп үскән егетнең болай кагынып йөрү сәбәпләрен эзлим. Сугыштан соңгы елларда авылда каравылчы хезмәтенә картларны, авыр эшкә ярамаган сырхауларны, сугыштан гарипләнеп кайтканнарны куялар иде. Ул вакытта пенсияләр юк иде әле.
Мин дөньяны танып белә башлаганда ике Бәрәскәгә 500 хуҗалык бар дип сөйлиләр иде. Биредә эшче көчләр дә, эше дә күп иде. Бәрәскәдә эшләргә читтән бер кеше дә чакырылмады. Дөрес, килешү буенча эшләүче бер тимерче булды үзе. Барлык һөнәр ияләре дә үзебезнекеләр иде.
1950-1960 елларда күмәк хуҗалыгыбызда  күп төрле тармаклар эшләде. Биредә Күәм МТСының трактор һәм комбайннарында эшләгән авылдашларымны искә алырга телим. Әйтик, Шәрифҗамал Бәйрәмова лаеклы ялга чыкканчы тракторчы хезмәтен башкарды. Хатын-кыз булса да, ирләр белән ярышып эшләде. МТС җитәкчесе Ибраһим Ишниязовның ындыр табагына килгән вакытта Бәрәскәнең тракторчы-комбайнчыларын мактап телгә алганы булды. МТСлар бетеп, техникалары күмәк хуҗалыкларга таратылгач, алар Ленин исемендәге хуҗалыкның төп эшче көчләре булдылар. Исемдә булганнарын санап узам: Гарәфетдин Сәмигуллин, Кыям Сәмигуллин, Минһаҗ Ситдиков, Хөсәен Нәҗ­ми­ев, Рәдиф Баязитов, Абдулла Дәүләтшин, Абдулла Мөхетдинов, Борһан Нәҗмиев, Хәкимулла Гатауллин, Кәримулла Хәбибуллин, Фәйзи Хәбибуллин, Минһаҗ Сафин, Рәдиф Минһаҗев, Мансур Камалиев – тракторларда, Нәбиулла Сәхибуллин, Исмәгыйль Әхмәтҗанов, Раил Яруллин, Шамил Шәрипов, Равил Шакиров, Мөхәммәт Латыйпов, Әүхәт Зарипов, Мәннән Хөсәенов – комбайннарда эш­ләделәр. Ул чорда тракторларда сменалап икешәр кеше эшләде. Төзек техниканың берсе дә буш тормады. Күп төрле иген игелде, шул исәптән җитен, киндер үстерелде. Бу культуралар кул көче куллануны сорады. Тары, ясмык җыеп алына иде. Ә яшелчәчелекнең үзендә генә 15-20 кешелек бригада эшләде. Ике авылда да җиләк-җимеш бакчасы булдырылды.  Түбән Бәрәскәдә – Минсафа Корбанов, Югары Бәрәскәдә Сәгъди бабайлар бик тырыштылар. Моннан тыш, җил һәм су тегермәннәре эшләп торды. Ындыр табакларында да эшләүче күп булды. Комбайннардан, әвеннәрдән кайткан икмәк чистартылып, киптерелеп урнаштырыла иде келәтләрдә. Элеваторларга атлар һәм булган йөк машиналары белән илтеп тапшырылды. Чөгендер чүбе утау, аны һәм кукуруз, бәрәңге җыйнап алу – барысы да кул көче белән башкарылды.  Барысына да кешеләр кирәк иде. Печән хәзерләү чорында төп хезмәтне болында башкардылар. Бәрәскәнең табигый болыннары чиксез бит. Терлеккә печән буларак һәм сазлыкта су туңгач хуҗалыкта йортны ягып җылыту өчен озын, юан сабаклы камыш та хәзерләнә иде. Болын һәм сазлыкларда үскән куак-агачларны да кисеп ташыды халык. Гомумән тырышты. Әйтик, 250 гектарлы борчак мәйданын бүлеп биргәч 2 көндә чабып, киртәләргә салып бетерә иде.
Ул чорда терлекчелектәге барлык хезмәт тә кул көче белән башкарылды. Торак­лардан тирес чыгару, азык китерү һәм терлек алдына салу кешедән башка мөмкин булмады. Сарыкчылыкны аерым билгеләргә була. Халык тавык, үрдәк, каз, чеби генә түгел, төлке һәм янутка кадәр асрады. Чөнки дәүләт планын җиткереп, үтәлүен тикшереп тордылар. Партия райкомыннан бер вәкил даими рәвештә күмәк хуҗалыкта булды. Шунысы да бар иде – күмәк хуҗалык терлекләренә, хәтта халыкка да бирмичә, булган барлык икмәкне дәүләткә тапшыртып бетерәләр иде. Ә яз көне кемнең запасы бар – күмәк хуҗалык шуннан әҗәткә алды. Терлекнең күбесе күтәрәмгә кала иде. Шуннан ул терлектән нинди файда булсын инде. 1930 еллардан соң, күмәк хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан дуңгыз асрауны мәҗбүри рәвештә керттеләр. Озак еллардан соң, моның кирәк булмаганлыгын аңладылар. Чөнки җитәкчелеккә аңлы, дөрес карашлы, яшь, белемле кешеләр килә башлады.
Элек күмәк хуҗалыкның төрле тармакларына эшче көчләр күп кирәк иде. Хәзер яшелчәчелек, сарыкчылык, дуңгызчылык, вак кош-корт тармаклары юк инде. Терлекчелектә кул хезмәте бетеп бара. Бар да техника-механизация ярдәмендә башкарыла. Элек җәен көтүгә күп кө­түче кирәк иде. Бик күп эш урыннары бушады, кешеләр артты. Басуда бик куәтле, яхшы җиһазлы тракторлар, комбайннар эшли. Һәрберсе элекке берничәне алыштыра. Бер механизатор вакытына карап, ел әйләнәсендә берничә техникада эшли.
Менә шушы сәбәпләр арка­сында авылларда яшәгән ир-егетләрнең күбесе бүгенге көн­дә кагылып-сугылып яши. Югары белемлеләр дә укы­ган һөнәрләре буенча эшли алмыйлар. Яшьләренә: “Прак­тикаң юк”, олыракларга: “Син карт инде”, – диләр. Бөтен Рос­сиядә шул хәл. Кеше саны азайды, дип, бәбәй табучылар­га акча бирәләр. Бик яхшы, ләкин шул акчага гына алданып яшәве авыр. Хәзер шәхси ху­җалыгыңда тәрбияләп суйган терлекнең итен дә кая куярга белмисең! Элек хәзерләүләр пунктлары эшли иде, шунда тапшыра идек. Үзебез үстергән бәрәңгене дә Казанга базарга алып барып сата алдык, хәзер – кертмиләр.
Базар мөнәсәбәтләре дип мак­тадылар. Гади авыл ке­ше­се­нә нишләргә? Барысына да акча кирәк, кирәкләрнең чиге юк. Баланы укырга кертергә, укытырга зур акчаны каян табарга? Авырсаң больницага барырга, дәваланырга дару алырга да акча кирәк. Ме­нә шундый заман. Язмамда күр­сә­телгән кешеләр инде берсе дә исән түгел, урыннары җән­нәт­тә булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: