Әтнә таңы

Хисләрдән арынып та бетә алмыйм

Ары авылы мәдәният йорты директоры Раилә Кадимова авылдашларына бүләк ясап, бушлай спектакль күрсәтте. Иганәчеләр ярдәмгә килде.

Ары авылында Әниләр көне уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры артистлары Ш. Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" (12+) спектаклен күрсәттеләр.

    Аларны мәдәният йорты директоры Раилә Кадимова артистлар белән сөйләшеп алып кайтты. Рәхмәтен мин әйтим әле. Хисләрдән арынып та бетә алмыйм.Әтнә театры артистларының һәрберсенә аерым-аерым ЗУУУУР ИТЕП РӘХМӘТ. КИЛӘЧӘКТӘ ДӘ САУЛЫК, ИЖАДИ УНЫШЛАР, КҮП ТАМАШАШАЧЫЛАРЫ БУЛСЫН. Искиткеч оста уйныйлар. Шулкадәр тәрбияви әсәр. Авыл белән елап карадык.  Әтнәбездә шундый дөньяга танылган театр коллективы булу белән дә, авылыбызда безнең өчен кайгыртып йөрүче Раилә кебек мәдәният йорты җитәкчесе эшләүгә дә бик куанабыз без.

  Спектакль тәмамлангач, авыл халкы исеменнән  кәрзин белән чәчәкләр бүләк итте алар. Бәйрәмгә зур бүләк булды бу. Сәламәт булсыннар.

Миләүшә Вәлиева,

Реклама

Ары авылы.

Ф. Кадимов фотосы

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: