Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кичке салкын, черки-чебеннәр дә куркытмады

Районыбыз авылларында быел да матур итеп Сабантуйлары үтеп китте. Безнең Ары авылында да кичке Сабантуй узды. Аллаһка шөкер, көне дә аяз булды.

Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне саклап, күңелле уеннар, җырбиюләр белән үрелеп барды бәйрәм.

Сабантуйга кунаклар да бик күп кайткан иде. Чөнки милли бәйрәмебез туганнарны, дусларны, сыйныфташларны тагын бер кат очраштыру урыны да ул. Шуны да әйтәсе килә, бәйрәмгә ямь өстәп, авылыбызга багышлап язылган җыр да яңгырады. Төрле уеннар белән мәйдан шау итеп торды. Кичке салкын, черки-чебеннәр дә Сабантуй бәйрәменә комачауламады. Гомумән, Сабантуй бик матур һәм истә калырлык булды. Киләсе Сабантуйларын да исән-сау каршыларга язсын.

Гөлчәчәк Каюмова, Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев