Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Куаныч та, кайгы да

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел.

Илебез бу датаны зурлап билгеләп үтәргә җыена. Бу уңайдан районыбызда да зур чаралар уза.
Гөлҗиһан Шәрипова, Түбән Бәрәскә авылы


 Бөек Җиңү уңаеннан Арчаның педагогия көллиятендә үткәрелгән очрашуда ирем белән булырга туры килде. Бу очрашудан кайтканнан бирле берничә көн аңыма килә алмыйча, “шок” хәлендә йөрдем. Анда туган уй-кичерешләр, сагыну-сагыш, хәсрәт-нәфрәт, ачы күз яшьләре һаман да йөрәктә. Бирегә “Хәрби Дан клубы” җитәкчесе Михаил Черепанов һәм Казанның дизайн һәм технология көллияте укучылары да кайткан иде. Михаил Черепанов сөйләгәндә күзләрдән ирексездән яшь ага. Хәер, ул сөйләгәннәрне берәү дә тыныч күңел белән генә тыңлый алмагандыр. Ә менә педагогия көллиятенең бер төркем егет-кызлары – эзтабарлар отряды кай­ларда гына казу-эзләнү эшләре алып бармаганнар.
Очрашу барышында Михаил Черепанов  шул солдатларның туганнарына, оныкларына “извещениеләр” тапшырды. Әлеге солдатлар исемлегендә безнең дә туганыбыз – кайнанамның бертуган абыйсы – Садыков Рәис Исмәгыйль улы да бар иде. Рәис абый 1926 елда Түбән Бәрәскә авылында туган. 16 яшендә үк аны сугышка алалар. Рәис абый Мари урманында – җаннарны өшеткән Суслонгерда “хәрби әзерлек” уза. Землянкаларда яшиләр, салкын, ачлык, ялангачлык үзәкләренә үтә аларның. Аларга дигән азык- төлек “безнең командирлар”дан артмый шул. 1943 елда бирегә Ворошилов килеп, бу командирларны аттыра, Суслонгерны юкка чыгара. Бу лагерьда ачлыктан интегеп безнең тирә-як районнардан җыелган мең ярым солдат үлә. Болар һәм моңарчы яшерен саналган күп нәрсәләр турында безгә Черепанов үзе сөйләде.
Абыйсының хәлен белергә, ашарына  илтергә бер төркем авылдашлары белән кайнанам – 14-15 яшьлек үсмер кыз җәяүләп Суслонгерга бара. Сеңлесен күргәч, Рәис абый бик куана – “Әгәр исән-сау әйләнеп кайтсам сеңлем, сине ике колагыңнан тотып алтынга күмәр идем”, – ди.  Лагерьдан Рәис абыйлар үзләре теләп, гариза язып сугышка китәләр. Монда ачка үлгәнче, сугышта үлүебез яхшырак, – ди алар. Сугышта ул 341 санлы аерым танк полкында дошманга каршы көрәшә. Каты сугышларда снаряд шартлап, башы яралана. Аның белән бергә сугышкан Кече Әтнә авылы егете Хәйрулла Хисмәтуллин моны күрә, әмма берничек тә ярдәм итә алмый. Рәис абый алган яраларыннан 1945 елның февралендә, госпитальдә һәлак була. Җәсәде Эстониянең Валга шәһәрендә күмелгән. Бу турыда да без очрашу барышында белдек. Нинди аяныч, фаҗигале язмыш. Типсә тимер өзәрдәй, унтугыз яше дә тулмаган, әле тормыш итә дә башламаган япь-яшь егет.
Бу көн безнең өчен куанычлы да, кайгылы да көн булды. Туганыбызның кайда күмелгәнен белеп куансак, аның “похоронка”сын тотып, кайгырдык – бүген генә күмгән кебек булдык.
Урыннарың җәннәттә булсын туганыбыз, бу дөнья­да рәхәт күрә алмадың, ахирәттә рәхәт күр,  дип догаларыбызны кылдык.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев