Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күзләрем кабат ачылды

Хөрмәтле “Әтнә таңы” газетасы редакциясе хезмәткәрләре. Сезгә Түбән Көек авылыннан 81 яшьлек Розалия апагыз Хәкимова яза. Сезгә үтенечем зур, шушы мин язганнарны матур итеп газетагыз битләрендә бастырып чыгарсагыз иде.

Миңа да уйламаганда шушы чир белән көрәшергә туры килде. Минем хәлемне киленем белән улым аңлап алып, тиз арада Казанга күрсәтергә алып бардылар. Үпкәсе кабарган дигән диагноз белән Әтнә больницасына, Ринат Мәхмүт улына килдем. Табиб Ринат Хәкимҗанов олы яшьтәге кеше булсам да, мине аякка бастыру өчен көчен кызганмады. Эш сәгатеннән соң, 10 көн буе өйгә килеп, мине дәвалады. Аллаһка шөкер, балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның шат елмаюлы йөзләрен, дөньяның яктылыгын, күкнең зәңгәрлеген кабат күрдем. Бүгенге көндә шушындый табибларыбыз, Әтнә үзәк больницасы булганда өметебез бар. Минем Әтнә больницасында эшләүче барлык табибларга, шәфкать туташларына һәм анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәтем зур. Шушы чир тизрәк чигенеп, табибларның да эше җиңеләйсен иде. Һәркайсыбыз сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев