Этнэ таны

“Мирас” түгәрәге бар безнең

Редакциягә килгән хатлар белән дә танышыгыз.

Җәйләр бик тиз узса да, сагынышканбыз, сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел. Нинди темага гына сөйләшмәдек. Кем җәйне ничек уздырган. Оныклар кайтканмы? Кемнед бәрәңгесе ничек үскән? Нинди сортлы бәрәңге утырткан? Яшелчәләре уңганмы, банкалар япканнармы...- берсе дә калмады. Болар кайда дип уйлыйсызмы?

Без китапханә каршында оешкан “Мирас” түгәрәгендә очраштык. Эшләр беткәч, китапханәче кызларыбыз безнең өчен очрашулар оештырып, эшләрен башлап җибәрәләр. Менә быел да октябрь аенда очраштык. Ветераннар советы битәкчесе Садриева Сөембикәгә дә бик зур рәхмәт. Ул безнең һәр сүзебезгә колак салып, күңелебезне күтәрә. Анда оештыру сәләте дә көчле.

Узган җәй айларында Ш.Мәрҗани, С.Хәким, Г.Тукай музейларына сәяхәт кылдык. Насыйп булгач, Гөберчеккә барып М.Мәһдиев музеена да бардык. Ул якларда матур, авыллар нык төзек икән. Һәр музейда да үз эшен яраткан кешеләр эшли. Аларның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңладык. Аларның һәркайсына да эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Хуҗалыгыбызга рәхмәт. Безне транспорт белән тәэмин итеп тора. Өлкәннәр көнендә дә берәү дә игътибарсыз калмады. Китапханәче кызларны да яратабыз. Айсылу гына безне ташлап киткән. Юксындык сине, Айсылу. Алсу да яшь булса да игътибарлы. “Апалар нәрсә эшлибез, диеп, яныбызда бөтерелә”.

Моннан соң да бергә-бергә очрашырга, кышларны таза-сау булып, күңелле итеп уздырырга язсын.

Асия ВӘЛИУЛЛИНА,

Түбән Бәрәскә авылы.

Фото Бәрәскә мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: