Мәктәпкә кайтыйк әле...
Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы
Кеше табигате буенча шулайдыр инде ул. Һәрвакыт безгә бәхетле мизгелләр әле алда кебек.
Бүгенгебез матавыклы, авыр, мәшәкатьле безгә. Ә без санга сукмаган вакытлар, шыпырт кына, белдермичә генә гел артта калалар. Хәтерләсәгез, заманында Габделҗаббар Кандалый болай дип язган: “Якутлар табыладыр вакыт берлән, вакытлар табылмыйдыр якут берлән”. Без ул матур вакытлар үтеп киткәч уфтанабыз: тегеләй итәсе калган да, болай итәсе.
Гүзәл мизгелләрнең иң күңелдә калганы – мәктәп еллары.
Килешә торгансыздыр. Мәктәп тарихы белән кызыксынып, Күлле Киме мәктәбен тәмамлаган күп кенә затлы шәхесләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Сезнең игътибарыгызга аларның мәктәп турында кадерле истәлекләре.
Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре, Сөембикә беләзеге иясе Биктимерова Тәэминә мәктәпкә битараф түгел: “Вакыт кеше тормышы эчендәге вакыйгаларның да, шәхесләрнең дә эзләрен юа. Әмма гомер буе якты нур кебек күңелне яктыртып, җылытып торган затлы зыялылар бар, алар онытылмый. Болары – укытучылар. Мин Күлле Киме мәктәбенә укырга дип ике ел рәттән бардым. Коточкыч авыр 50нче еллар иде бу. Мәктәпнең интернаты кечкенә, әтиле саналганлыктан, ...миңа анда урын бирелми, квартирада торып укытырга әнинең мөмкинлеге юк. Әле, җитмәсә, уку түләүле – 150 сум түләргә кирәк. Налоглар, заемнар түләп җаны чыгарга җиткән әни бәгърем нишләсен? Шулай көзге яңгырлар башланганчы йөрим дә туктыйм. Ә укыйсым килә, бик килә иде. Бөтенләй үк бәхетсез булмаганмын ахры. Бер көнне тәрәзәдән урамга карасам, коеп яуган яңгыр астында безгә табан килгән мәктәп директоры Мотыйк абый Кушаевны күрдем. Күрү белән йөгереп каршысына чыктым. “Синең өчен килдем, Сәфәрова кызым, укуны ташлавың бик кызганыч, әрәм буласың бит”, – диде ул миңа. Алтынчы дистәне тутырып килгән яшьтәге мәктәп директорының, бик тә хөрмәтле укытучымның, минем өчен шундый шыксыз көндә юлга чыгуы мине тетрәндерде. Күңелем бу яхшылыкны аңлаудан гаҗиз, телем белән бер сүз дә әйтә алмый тордым, бары еладым да, еладым гына. Ярдәм итте миңа Мотыйк абый, мин урта мәктәпне тәмамладым. Еллар үтте. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Казан авиация институтында укыта башладым. Тарих фәне буенча диссертация якладым да Күлле Кимегә, шул олы җанлы укытучым белән күрешергә бардым. Белмим, рәхмәтемне нинди сүзләр белән әйтә алган булыр идем, тик насыйп булмады. Мотыйк абый үлем түшәгендә иде, сөйләшә алмадым, үкенеч. Гомерем буе рәхмәт укыйм бу изге җанга. Догаларым рухын шатландырсын”.
Татарстанның атказанган укытучысы Фердинат Гайсин: “Сугыштан соңгы авыр елларда укырга туры килде, кияргә юньле кием, авыз тутырып ашарга ризык булмады. Кыш көннәрендә салкын классларда укыдык, икенче сменада укыганда утсыз утырган вакытлар булгалады. Без үзебез ясаган фонарь-лампалар белән укыдык, дәрес хәзерләдек. Уку әсбапларын чүпрәк капчыкка яки агачтан ясалган тартмаларга салып йөрдек. Мәктәптән кайтканда, шул сумкаларга утырып Гыймран тавында шуып шаярганда, барлык уку әсбаплары чәчелеп бетәр иде. Мактана алмыйм: “4” һәм “5” билгеләренә укымадым. Тырышып “3-4” билгеләренә укып бардым, чөнки бик авыр елларда укырга туры килде, яшьлегем белән сизмәдем, үскәч аңладым. Ярты көн укыдым, ярты көн апамның балаларын карадым. Биш баласы бар иде апамның, алтынчысы – мин .
Безне башлангыч классларда Тимергалиева Мәрьям апа укытты, үз балалары кебек яратты, тәрбияләде. Мин авылда ата-анасыз калган ятим буларак, Мәрьям апа мине үз канаты астында тота иде, аның җылы карашын тоя, сизә идем. Авыл балалар йортында списать ителгән киемнәрне миңа алып бирергә Мәрьям апа, тарих укытучысы Шәмсеруй апалар ярдәм итте. Мине Гөлбану апам үстерде. Үзем дә мөгаллим буларак, шушы олы җанлы, миһербанлы кешеләргә охшарга тырыштым, тырышлыгым бушка китмәде”.
Зөбәйдә Яхина – Татарстанның атказанган юристы: “1965 елның август ае. Кулда Түбән Көек сигезьеллык мәктәбен 5легә генә тәмамлау турында таныклык. Алда – туган авылдан җиде чакрымда урнашкан Күлле Киме авылының урта мәктәбендә укуны дәвам итү бурычы тора. Күңелдә ниндидер тынычсызлык. Ничек каршы алыр безне ул мәктәп? Киме авылы безнең өчен шәһәр белән бер. Анда базар, анда зур кибетләр... 4нче классны бетергәннән бирле дәреслекләр алырга дип шул кибетләргә йөри идек. Урта мәктәпнең дә җитди уку йорты икәнен беләбез. Үзешчән сәнгать смотрлары, фәннәр буенча олимпиадаларда Күлле Киме мәктәбе укучылары алдынгы урыннар алалар. Шуңа күрәдер инде, алар безгә ниндидер бездән өстенрәк, башка дөнья кешесе кебек тоелалар. Ничек кенә булмасын, укуны дәвам итәргә кирәк. Беренче сентябрь көнне без 7 кыз һәм 1 малай казлар кебек тезелешеп тау-елгалар аша Күлле Кимегә китеп барабыз... Хәзер 40 ел узганнан соң гына уйланасың. Авыл мәктәбендә эшләүче педагоглар нинди ысуллар кулланды икән дип.
Чөнки бары тик аларның сәләте, аларның яхшы күңелле булулары гына үзебезне шул мәктәпнең аерылгысыз кисәкчәсе итеп тоярга ярдәм итте.
2 ел вакыт сизелми дә үтте...”
Казан мәктәпләрендә 39 ел математика укытучысы булып эшләгән, РФ һәм РТ грамоталары, ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Әлфия Корбанова-Кәримова истәлекләреннән: “Минем мәктәп тормышымдагы барлык истәлекләр математика, физика, химия фәннәреннән өстәмә шөгыльләнүләр, олимпиадаларда катнашулар, читтән торып төрле мәктәпләрдә укулар белән күбрәк истә калган. Язмышыма үзләреннән зур өлеш керткән математика укытучы Радик абый һәм физика укытучы Эдуард абыйлар турында язмый китә алмыйм. Алар биргән төпле белем миңа институтта яхшы укырга, 39 ел укытучы булып эшләргә бик зур ярдәм итте. Мин аларга бик зур рәхмәтле. Эдуард абый кебек физика дәресләрен аңлаешлы, кызыклы итеп, кайбер урыннарда юмор да кулланып үткәргән укытучыны очратмадым. Кайсы физика укытучысының дәресендә булсам да, мин аны һәрвакыт Эдуард абый дәресләре белән чагыштырдым. Химиядән 9-10 сыйныфларда безне Галимҗан абый укытты. Колхозда бәрәңге алу эшләре бетүгә, укытучыбыз минем яныма бер кочак китап күтәреп килде дә, менә сиңа китаплар, син шул китаплар ярдәмендә химиядән олимпиадага хәзерләнергә тиеш, диде. Аз гына вакыты булса да, минем белән өстәмә шөгыльләнде. Авторлары Хомченко, Глинка (гомергә онытасым юк) булган химия китапларындагы биремнәрне башыннан ахырына кадәр эшләп чыктык. Безнең сыйныф укучылары класста нинди дә булса күңелле чара уздырса, мин күрше класста химиядән мәсьәләләр эшләп утыра идем. Шулай хәзерләнүләрнең нәтиҗәсе дә булды. Мин олимпиадада призлы урын алдым. Әле дә хәтерлим: бер генә мәсьәләне эшли алмадым. Биремнәр рус телендә иде. Мәсьәләне эшләү өчен башта тигезләмә төзергә, аннан соң чишәргә кирәк иде. Калий перманганатының тәрҗемәсен белмәдем. Марганцовканы икенче исеме белән язганнар икән. Ә мин калий перманганатының нинди химик элементлардан торганын һәм ничек язылышын белми идем. Галимҗан абый: «Ул марганцовка», дигәч, елап җибәрдем.Кырык биш елдан артык вакыт узса да, хәзер мин аның химик формуласын бик яхшы беләм: K Mn O4”.
Югары белемле очучы, халыкара рейслар башкаручы Бактачы егете Җәүдәт Әхмәтгалиев күңелендә кызыклы, әмма гыйбрәтле истәлекләр сакланган: “5 Б классында укыганда бер укытучыбыз авырып китте дә дәрескә килмәде. Төгәл генә хәтерләмим кем икәнен. Бөтен класс белән утырабыз шулай. Кая инде ул 5 класс баласы шыпырт кына утырсын. Шау-шу инде. Безнең класс икенче этажда иде, иң кырыйда, биология кабинеты каршында. Директор кабинеты да икенче этажда иде, баскычтан менгән уңайда. Дәрес барышында нинди шау-шу икәненә аптырап килгәндер инде, бер заман ишек ачылып класска директорыбыз Фазылҗанов Фәрит абый килеп керде. Без дөбер-шатыр парталарыбыз артына кереп утырдык. Эшнең нәрсәдә икәнен белешкәч, Фәрит абый чыгып китмәде. Без куркуга калдык – материалны сорый башласа ничек җавап бирербез дип. Ул бит гади гына укытучы түгел, ә мәктәп директоры! Фәрит абый беренче рәттән башлап уен-шаяру рәвешендә портфельләрне, китапларны, ручкаларны тикшерә башлады.
Парта саен һәрбер кешенекен. Берәүнең портфеле таушалып беткән, яңа булса да. Андыйларның өйгә кайтканда тау шуганлыгы беленде портфельне чана итеп. Икенче берәүнең китап кырые кәкрәеп беткән. Алар китап белән чаңгы шуган, шуңа китап кырые чаңгы башына охшаган булып чыкты. Берсенең дәфтәре тапланып беткән. Андыйларның буфетта Роза апайдан тәмле майлы пирожки алып дәфтәр өстенә куеп ашаганы беленде. Шулай шаяра-көлә буш дәрес үтеп тә китте. Мәктәптән авылга кайтканда мари тавына җиттек. Куллар автоматик рәвештә портфельгә сузылды, чана итеп таудан шуып төшәргә. Шул вакыт өскә кайнар су сипкәндәй Фәрит абыйның класста тикшергәне искә төшмәсме. Кая ул чана итеп шуу - кочаклап портфельне пальто итәгенә утырып шуып төштек тауны... Гениаль педагог һәм тәрбияче булган икән безнең хөрмәтле директорыбыз Фәрит абый !”
Мәктәптә завуч булып эшләгән Әмир абый Шәяхмәтов түбәндәгеләрне хәтерли: “1964 елның 20 августыннан безне Күлле Киме урта мәктәбенә, мине завуч һәм тарих укытучысы итеп, Диләрәне рус теле укытучысы итеп күчерделәр. Ул вакытта Күлле Киме авылында: балалар йорты, участок больницасы, сельпо, аптека, пекарня, ветлечебница, ашханә бар иде. Авыл заманында зур, культуралы авылларның берсе булып саналды. Укыту белән бергә пропагандист һәм мәктәп партия оешмасының секретаре булып та эшләргә туры килде. 1968 елда мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелеп, мәктәп зданиесе зурайтылды. Монда миңа зур хезмәт куярга туры килде. Мәктәп директоры аварияга очрап больницага эләкте. 1966 елның мартында икенче кызыбыз Миләүшә туды. 1971 елның 29 августында безне, мине директор, иптәшемне рус теле укытучысы итеп Яңа Кишет сигезъеллык мәктәбенә билгеләделәр.”
Сания Батршина, РФ һәм РТ грамоталары, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнүче, барлык хезмәт юлын шушы мәктәп белән бәйләүче, шушы мәктәпне тәмамлаучы: “Университет миңа фән нигезләре биргән. Ә аны балаларга ничек бирәсен мәктәп үзе өйрәтте. Сиңа бик гади тоелган темалар мәктәп укучысына гади булмый шул. Укытучыга үзе өстендә бик күп эшләргә кирәк. Шуңа күрә мин бар көчемә укытучы һөнәрен өйрәнә башладым. Хисапсыз ачык дәресләр, конкурслар, төрле өлкәдә очрашулар, фән олимпиадалары, чит ил кунакларын каршылау, шуның өстенә мәктәпнең үзешчән сәнгате – болар барысы да безнең өчен гадәти эш көннәренең хезмәте кебек иде. Университетта укыган елларда мин данлыклы “Каз канаты” татар бию ансамбленә йөрдем, анда солистка идем. Биюсез мин бер көн дә яшәмәдем дисәм, бер дә ялгыш булмас. Авылда яшьләр белән бию коллективы оештырып, Арча, Казан сәхнәләрендә, телевидениеда, аннан соң Мәскәдә ВДНХда бик күп чыгышлар ясадык. Ә мәктәптә балаларга төрле биюләр өйрәттем. Кызлар да, егетләр дә бик теләп биеделәр. Бик күп аяк та баса белмәгәннәр бер дигән итеп бии башлады. Күлле-Киме урта мәктәбенә бик күп хезмәтем керде дип саныйм. Һәм мин моңа бик шат. Чөнки безнең мәктәп кебек бай тарихлы мәктәпләр аз ул!”
Бу уку елында безнең мәктәп үзенең икенче тууын кичерде. Мәктәптә капиталь ремонт башкарылды. Тәрәзәләр, ишекләр, класслар, идәннәр, түшәмнәр, электр үткәргечләр, канализация, торбалар, пандуслар үзгәрде – болар барысы киләчәктә уңайлы нәтиҗә бирәчәк.
Мәктәп бүген барлык заманча таләпләргә җавап бирә, монда белем алу өчен максималь уңайлы шартлар тудырылды.
Ул илле укучы каршында үз ишекләрен ачачак, аларның тугызы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк, беренче сыйныф укучылары булачак. Яңа уку елында барыбызга - укучыларга да, укытучыларга да, әти- әниләргә дә иминлек теләп калыйк. Без, укытучыларга, балалар күңелендә якты истәлекләр калдырырлык итеп хезмәт итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев