Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Моң чишмәсе

Татар – моңлы халык.

Уен кораллары арасында татар моңын, иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагында юлдаш булган көмеш телле татар гармуннарына җиткәне юктыр.


Татар авылы акрынлап атсыз, гармунсыз да калып бара. Ә күңелнең моңа бер дә ышанасы килми. Моң – татар күңеленә тирән кереп урнашкан. Гармунның нәрсә икәнен белмәгән хәзерге заманның дөбер-шатыр инструментларын гына үз иткән яшьләр күңелендә дә бар ул моң. Ул барыбер үзен сиздерәчәк, ул буыннан буынга геннар аша күчә.
Биш яшеннән гармун уйный башлаган, Мәңгәр, Кишет, Кенәр якларында гармун моңын гомер буе халыкка тараткан Илгиз Мәлик улы Мостафинның хәлен белим дип Яңа Кишеткә шалтыраткан идем, хәл-әхвәлләр сорашкач, ул: “Илсур, трубканы куймый тор, тыңла!” – дип, тальяныннан өч көй сыздыр­ды. Яшьлегемә кайткандай булдым, тамагыма төер утырды...


Кызганычка каршы, татар гармуны, тальян өлкәннәр инструменты, ә алар бакый дөньяга күчә баралар. Алар белән бергә гармун да югалыр төсле. Казанда озак еллар үткәрелеп килә торган “Уйнагыз гармуннар!” фестивалендә меңләгән гармунчы катнаша, ә аларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Яшь буынның тальян, гармунга игътибары бетеп бара. Шуны искә алып, Сарман районының Җәлил музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева традицион татар музыка кораллары булган гармун белән тальянда уйнауны үстерү консепциясен әзерләгән, укыту  программаларын төзегән. Ләкин алда торган иң зур проблема булып укытучылар һәм уен кораллары җитмәү тора икән. Бу проблемаларны хәл итүне Татарстан Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган. Мәсьәлә хәл ителәчәк, татар гармуны татарга кире кайтачак, ул татарның бренды булыр дигән ышаныч туа. Алланың “амин” дигән сәгатенә туры килсен иде!


Илсур Шакиров,   Олы Мәңгәр авылы

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев