Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Ончы Фәхри” – халкым җәүһәре

Илгиз Кадыйров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Казан арты – Әтнә якларының музыкаль-поэтик хәзинәсе юньләп җыелмаган һәм өйрәнелмәгән.

Күренекле фольклорчы А.Ключаревның 1941 һәм 1955 елларда чыккан җы­ентыкларында Арча, Шө­гер, Әлмәт, Баулы һәм баш­ка районнар арасында Әт­нәне тапмадым. Шулай да, фольк­лорчы Хәмит ага Ярми Бәрәскәдә Х Сабировадан (1930 елгы) ”Беләзегем, йөзегем” җырын фонографка язып алган. Һәм җыр, ноталары белән 1970 елда М.Нигъмәтҗановның Мәскәүдә чыккан “Татарские народные песни” китабында басылып чыкты.
Композитор Җәүдәт Фәйзи дә Әтнәдә еш була. 1947-1950 елларда “Челтәр элдем читәнгә”, “Тал арасы”, “Иркәм кайтыр”, “Ай, йолдызым”, “Син генә”, “Әй, матур гөл генә” һәм “Исле гөл” җырларына тап була, үзенең 1971 елны Казанда дөнья күргән “Халык җәүһәрләре” китабына кертә.
Соңрак, фольклорчы Мәхмүт Нигъмәтҗанов та безнең якларда магнитофоны тасмасына шактый җыр-көйләр төшереп ала һәм үз китабына кертә.
Үзем исә, тел, әдәбият һәм тарих институтында 1968-1977 елларда эшләгән вакытта Себер татарларының җыр иҗатын җыюга кереп баткан идем. Минем фольклорчы булып китүемә дүрт халык җыры сәбәпче булды, ахры. ”Идел” (“Су буйлап”) һәм “Өй артында шомыртым” көйләрен мин әниемнән өйрәндем. Бабамның “русский” гармунын шыгырдатканда, әни миңа бу ике җырны эш арасында җырлап ала иде. Өченче җырым – “Унике атым”. Мин аны 1957 елның июнь аенда, әниемнең энесе Мөхәммәт абый туенда ишеттем. Яшь килен – Югары Бәрәскә кызы  Нурсия җиңгиебезнең әтисе – башкода Гарифҗан бабай Садриев җырлады аны. Туй халкы шаккатып тыңладык! Әле Гарифҗан бабай егет чагында туйларга кодалар 12 ат белән килгәннәр. Әлбәттә, хәлле кешеләр турында сүз барадыр. Һәм башкода шул 12 атның һәрберсен мактап җыр җырлаган. Мин бу турыда “Әтнә таңы”нда, “Түгәрәк уен” журналында һәм 2019 елны чыккан үземнең “Бер кәлимә сүзем” исемле китабымда бик тәфсилләп яздым инде.
Дүртенче җырым исә – күңелемдә менә 1962 елдан бирле тынгылык бирмичә һәм искә төшеп шыңшып та торган Олы Бәрәзә авылы картларының туй мәҗлесе җыры. Чынында ул бик билгеле көй. Аны “Ончы Фәхри” дип йөртәләр.
Җырны миңа Сафина Миңкамал җиңги (1890 елгы) җырлады. Гомеренең соңгы елларын ул Мәскәү янындагы Подольск шәһәрендә яшәде. Җәй көннәрендә Олы Бәрәзәгә кайта иде.
Мин бу көйне ишеткәнем булды. Аны сайлау вакытларында Кави абый (каеш Кавие) кошовка башына утырып, өйдән өйгә кечкенә урна белән олыларны сайлатып йөргәндә аккардионда уйный иде. Белгән ул картларга нинди көй уйнасын. Югыйсә, “Алмагачы”,  “Баламишкин”, ”Сылабаш”көйләре дә бар бит!
Ниһаять, яшем 80гә җиткәч, бу җырга да игътибар итәргә мөмкинлек туды. Һәм иң элек җырның текстын китаплардан эзләргә тотындым. Ни гаҗәп: фольклорчылар төзегән җыр текстлары белән тулган җыентыкларда көндез чыра яндырып эзләсәң дә “Ончы Фәхри”не таба алмассың! Бары тик 1958 елны чыккан “Халык җырлый” китабында гына бар.
Инде җырның ноталарын эзлик. 1964 елда Мәскәүдә чыккан “Татарские народные песни” китабында табып була аны. Ә иң беренче мәртәбә көй сүзләрсез генә А.Ключаревның 1955 елда чыккан китабында бар. Көйне М.Сафин тапшырган. Бу безнең өчен бик таныш фамилия бит. Миңкамал җиңгинең дә фамилиясе Сафина бит. Җиңгинең ире – Фәйзрахман Сафин. Ул минем әбинең бертуган энесе. Бәлкем, китапка М. Сафинның “М” хәрефе ялгыш язылгандыр? Бәлкем ул “Ф”- Фәйзрахмандыр? Я булмаса, әбинең башка энесе яки абыйсыдыр. Тик бүген моны белеп булмас инде. Ә минем фаразлау болайрак: әйтик, М.Сафин – Олы Бәрәзә кешесе, 1944 елны А.Ключаревка скрипкада «Ончы Фәхри” көен сыздырып уйнап биргән ди. Мөмкинме? Бик мөмкин. Чөнки Олы Бәрәзәдә музыкантлар күп булган. Авыл үзе дә зур. Мәсәлән, 1914 елда 1730 имана җире булып, 654 йорт булган, чама белән 4 мең кеше яшәгән. (Т.Бәдыйгов, Бәрәзә авылы тарихы. Кулъязма әсәр. 1957 елда язылган). Авыл гөрләп торган. Ел саен Сабантуй һәм Җыен үткәрелгән, ике җирдә яшьләр җыены һәм ярминкәләр үткәрелгән. Һәр кичатна (кече атна) – пәнҗешәмбе базар шау- шу килгән. Туй-мәҗлесләрне кем санап торган соң? Менә боларның берсе дә скрипкәче-гармунчылардан башка үт­мәгән инде. Музыкантлар бик кадерле булганнар.
Миндә күптәннән инде бер сорау йөри: ни өчен минем Миңлекамал җиңги “Агыйдел салкын лай”, – дип җырлап утыра? Нигә “Ашыт салкын лай”, – түгел? Югыйсә, безгә өч кенә чакрым бит ул? Нигә минем әни кебек”Идел бит ул, киң бит ул”, – дип моңаймый? Эш нәрсәдә соң? Бер уйласаң, бездә бит Идел турында җыр бөтенләй юк, ләбаса. Ә “Агыйдел” дип башланган йөзләрчә җыр текстлары китапларда тулып ята. Бөек Тукаебызның 4 томлык китабын ачып карасак та шул хәлгә тап булырбыз.
Агыйделкәй салкын,
суы тулкын,
Тулкыннары килеп
какмасын;
Бер бите ләй – кояш,
бер бите – ай,
Яман күздән
Ходаем сакласын.
Әйтерсең, Миңкамал җиң­ги Тукай китапларыннан өйрәнгән. Нәкъ тә шул ук текст. Тик мин моңа һич тә аптырамыйм. Тукай үзе дә бит безнең Казан арты – Әтнә яклары егете. Тукайның кендек каны тамган Кушлавыч авылы – Казан губернасы, Олы Мәңгәр волостена караган, Ашыт даругасына урнашкан.Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” – бары тик Казан артыныкы. Бу турыда заманында М.Мәһдиев бик тәфсилләп язып чыкты. Димәк, Тукай язып алган җырлар да үзебезнең Әтнә ягыныкы.
Белешмә
“Олы Бәрәзәнең туй-мәҗлес җыры”да безнең бабаларыбыз моңы. 700 еллык тарихы булган туган авылымның бик тә күркәм бу җырын югалтмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев