Өйдә утырабыз - үзизоляция таләпләрен үтибез
Материалларны элегрәк чыккан матбугат битләреннән Ш.Мәржани исемендәге Комыргужа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары туплады.
Рафил Миннебаев төзеде
Тукай – йолдыз ул!
Хәзер компьютерлар программасына әллә күпме гороскоплар салынган. Туган елыңны, көнеңне компьютерга салуга үзең турында берничә биттән торган фаразлаулар, төрле мәгълүматлар аласың.
Зодиак билгесе буенча Г. Тукай Үгезбозау икән. Аның планетасы Чулпан йолдызы. Ә Чулпан халык телендә Таң йолдызы. «Тукай безнең рухи күгебездә таң йолдызы түгел» – дип кем әйтә алыр икән? Чулпан әле ул төн йолдызы да бит. Тукайны татарның кап-кара төнендәге якты йолдызы дип тә шикләнмичә әйтергә мөмкин. Гороскопта Үгезбозау жылы, дустанә, нәфис һәм дәртле кеше итеп сурәтләнгән. Үгезбозау өчен Чулпан ярыйсы ук дус. Ул аңа бәхет тә, унышлар да китерә. Үгезбозау дусларының һәм хатын-кызларның игътибар үзәгендә була. Шагыйрьнең тормышыннан бу сүзләрне раслаучы мисалларны күп китерергә булыр иде. Гороскоп буенча байлыкка омтылмаган, киң күңелле һәм юмарт булган. Тынгысыз балалык, авыр яшьлек чоры кичергән. Бу сүзләр дә хакыйкатькә бик туры килә. Тукайга ата-баба мирасы булып бернинди байлык калмаган. Шагыйрьнең гомере кешеләрдә, кунакханәләрдә, редакция бүлмәләрендә йоклап-яшәп үтә.
“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем», – дип яза Габдулла Тукай үзе турында. Әйе, милләт аңа бөек татар телен бүләк итә. Мирас итеп мең еллык әдәбиятын тапшыра. Тукайның байлыгы менә шулар була.
Япон гороскобы буенча Г. Тукай эт елында туган
Этләр, мәчеләр яратуы менә шуннан килә дияргә була. Ул аларны, кунакханәдә үз бүлмәсенә алып кайтып, ипи-сөт белән сыйлый торган булган. Әле Көнчыгыш Кытай гороскобы буенча да Тукайга эт елы туры килә. Этләрдә тугрылык көчле. Тукайдагы халкына булган тугрылыкны бернәрсә дә жимерә алмаган. Тукайның татар жаны барыбызның да жанында.
Тукайның тормышы һәм ижаты турындагы әдәбиятны, 1907нче елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта, бик күп телләрдә очратырга мөмкин: аерым китап булып 30дан артык әсәр һәм төрле җыентыкларда, журнал-газета битләрендә 500дән артык мәкалә һәм истәлекләр басылган. Тукайга багышлап 100дән артык шигырьләр һәм поэмалар, романнар язылган. Г. Тукай иҗат иткән әсәрләргә Н.Жиһанов («Кырлай» симфоник поэмасы), Ф. Яруллин («Шүрәле» балеты), Ә. Бакиров («Алтын тарак»), Р. Гобәйдуллин («Кисекбаш») кебек композиторларыбыз көйләр иҗат иткән.
Әгәр без Тукаебызны якты йолдызга тиңләмәсәк, бу мөмкин булыр идеме икән? Шунысы куанычлы. Бу язмалар арасында безнен якташларыбызның да өлешләре зур. Сөекле шагыйрәбез Лена Шагыйрьжанньң «Тукай тавышы» поэмасы гына ни тора. Поэма бик күләмле, минем аннан берничә генә юл китерәсем килә:
«Нинди булды икән
Тукай тавышы?
Сырлап калмаган
Тәлинкәгә дә...
Язылып калмаган
Тасмаларга да,
Теле-радио
Язмаларга да», – дип яза сөекле шагыйрәбез.
Шагыйрьнең гомере бик иртә өзелә. Әмма аның күркәм образы, әсәрләре халык күңелендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев