Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Рәхмәт "Әтнә таңы"на! Туганым табылды

Казанда яшәүче авторыбыз, "Күңел чыңы" иҗатчысы Надия апа Вәлиева шулай дип яза.

"Сезнең газета аша Олы Мәңгәрдә яшәүче туганым Миңзифа апайның иренең апасы Нурания апаны таптым. 

Рәхмәт "Әтнә таңы"на! Ул минем балачак турындагы "Балачак иленә сәяхәт" дип исемләнгән язмамны баса башлаган. Рәхмәт барыгызга да. Аллаһның рәхмәтләре яусын. Көтмәгән җирләрдән шатлык-куаныч килсен.

 Мин аның табылганына бик сөендем. Инде телефоннан ике тапкыр сөйләштек. 85 яшь аңа, ул да шатлана. 45 ел читтә яшәгәннәр, кияүгә 20 яшендә чыгып, Рәфкать абый белән Үзбәкстандамы яшәп, Мәңгәргә кайтканнарына егерме ел икән. Әбием белән, дөресрәге аның әнисе Оркыя апай белән сөйләшкән күк булдым, чөнки тавышлары бик охшаш. Әнием аларны кунакка кайткан саен ашка ала иде, минем хәтеремдә шулар бик истә калган. Мин дә озак еллардан соң, озак юллар үтеп, Мокшыга кайттым булып чыга бүген", - дип яза безгә Казанда яшәүче Надия апа Вәлиева.

Надия апа төп чыгышы белән Мокшы авылыннан. Мәрхүм хәбәрчебез Фаяз Сираҗиевның кызы. 

Рәхмәтеңә рәхмәт, Надия апа! Язып кына торыгыз!

Фотоны Надия апаның шәхси альбомыннан алдык. Икенче фотода Надия апа редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев